Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Сабалылар һәм теләчелеләр фронтка гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышалар: Шул максаттан ватсап мобиль кушымтасында ачылган “Сабы-Тюлячи. Поможем нашим” төркеменә хәзер 585 кеше кергән.

 Җәй көне, күп кенә егетләребез үзләре ялларга кайту сәбәпле,  бу эш вакытлыча туктатылып торылган  иде. Хәзер  кабат өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм озату башланды. Әйтик,  22 сентябрьдә сугышчыларга  кирәкле әйберләр, продуктлар  төялгән  машина  Херсон ягына барды. Чираттагы гуманитар  йөк Сватово юнәлешенә җибәрелер дип  көтелә.  Адреслы  посылкаларны “Лигуна”дагы ярдәм җыю пункты  булган “Арома” кафесына 22-24 октябрьдә алып килергә була. Бозыла торган әйберләр булмаса, иртәрәк тә ярый. Зур тартмалы  посылкаларны хәрби комиссариат бинасына китерергә кирәк.

Кирәкле әйберләр исемлеге:

Өс киемнәре:

Свитер, балаклава, термокием, бүрек, перчатка, җылы аяк  киеме, гигиена әйберләр (салфетка, дезодорант, кырыну станоклары, тегүюмашинасы, теш пастасы, шампунь, туалет кәгазе)

Төзелеш материаллары: көрәк,  кадак, чүкеч,  кувалда, шөрепләр, балта, лом, ачкычлар  җыелмасы, тыгыз полиэтилен, аккумуляторлы шуруповерт.

Ашау ризыклары:

Доширак, конвервлар, кәнфит, кофе, чәй,  печенье.

Башка  кирәк-яраклар:

Батарейка, бинокль, генератор, зажигалка, шәм, термос, маңгайга  куела торган фонарь, йокы  капчыклары, автомобильләр  запас  частьлар (“УАЗ” ,”Нива”), керосин  яки  солярка  мичләре, газ горелкалары, пауэрбанклар.

Гуманитар булышлык   күрсәтергә теләүче юридик затларга “Ярдәм” фондының реквизитлары:

ИНН 16350007459 КПП 163501001, р/40703810345209000122

ПАО «Ак Барс» Банк Казань к/с 30101810000000000805

БИК 049205805.

Физик  затларга акча  күчерү өчен реквизитлар: 

По номеру карты

Акбарс  5209 8590 1090 4222

Получатель  Лейсан К.

 По номеру телефона банк

Тинькофф

89272440502

Получатель Лейсан К.

По номеру карты Сбербанк

4276 6200 1239 7372

Получатель Ирина М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев