Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл затларыбызны якташыбыз, депутат Марат Галиев котлый

Махсус хәрби операция зонасыннан котлау хаты килде

  Кадерле Әниләр, кызлар, әбиләр, хатын-кызлар- Саба районының гүзәл ханымнары! Сезне 8 Март бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Россиядә хатын-кыз борынгыдан ук Ана образын гына түгел, ә Ватан кебек изге төшенчәне дә гәүдәләндерә. Тормыш нәкъ менә сездән башлана һәм без сезнең өчен генә яшибез. Сез безне – чын ир-атларны батырлык һәм грандиоз гамәлләргә рухландырасыз. Сезнең янәшәдә генә тормышыбыз якты һәм мәгънәле. Күпләрегез бүгенге катлаулы вәзгыять чорында үз мәхәббәтләре белән ир-ат сугышчыларның йөрәкләрен җылыта, батыр уллары өчен дога кылып фатиха юллый һәм бөтен көчен гуманитар ярдәм үзәкләренә бирә. Шулай итеп, сез рухи-әхлакый һәм гаилә нигезләрен ныгытасыз, күп­тән көтелгән Җиңүне якынайтасыз! Рәх­мәт сезгә, кадерлеләрем, мәхәббәт, ныклык, тырышлык һәм тугрылык өчен! Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм мәхәббәт телим. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз Сезне һәрвакыт ихлас игелек, наз һәм кайгыртучанлык белән төрсен!

 Махсус хәрби операция зонасыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты  Марат Ибраһим улы Галиев.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев