Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатын-кыз, улын бәладән коткарыр өчен, аферистларның телефонына 40 мең сум акча салган

Шушы көннәрдә генә Казанда яшәүче 1960нчы елгы хатын-кыз, улын бәладән йолып калыр өчен, аферистларның телефон номерына 40 мең сум күләмендә акча салган иде. Аңа, улыгыз транспорт һәлакәтенең сәбәпчесе булды, бер кызны бәрдерде, дип шалтыраталар. Ә Баулыда 65 яшьлек пенсионер хатын-кызның кесә телефонына шалтыратып, банк картасы блоклануын хәбәр итәләр һәм, карточканы...

Шушы көннәрдә генә Казанда яшәүче 1960нчы елгы хатын-кыз, улын бәладән йолып калыр өчен, аферистларның телефон номерына 40 мең сум күләмендә акча салган иде. Аңа, улыгыз транспорт һәлакәтенең сәбәпчесе булды, бер кызны бәрдерде, дип шалтыраталар. Ә Баулыда 65 яшьлек пенсионер хатын-кызның кесә телефонына шалтыратып, банк картасы блоклануын хәбәр итәләр һәм, карточканы блоктан алу өчен, якындагы банкоматка барып ни эшләргә икәнен аңлаталар. Шул рәвешле, башы буталган ханым да, таныш булмаган телефон номерына 46 мең сум акчасын күчереп куя. Полиция ул номерның Самара өлкәсендә теркәлгән булуын ачыклый.

ТР буенча ЭЭМ мошенникларның үгетләүләренә алданмаска өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев