"Ходайдан күпме генә сабырлыклар сорасам да, бу ачы хәсрәткә бернинди дәва табып булмый"
Мин бәян итәсе тарихның герое эш урынында харап булган. Нәтиҗәдә, үзе гаепле дип табылган, оешмага штраф чәпәгәннәр дә, шуның белән вәссәлам!
Инде бүген Фәрит Лотфуллин узган елгы статистиканы "тулыландыручы" гына булып тора. Тормыш дәвам итә... Ата-ана, туганнар гына күз яшьләре коя. Әмма алар Фәритнең үлемендә берәүне дә гаепләми.
Фәритнең әнисе Рәхилә апа "Акчарлак" редакциясенә хат язган. Хатында "36 яшьлек улым биеклектән егылып төшеп үлде. Шушы көннән бирле җанымны кая куярга белмичә юләргә чыгам ахры дип, күз яшьләремә буылып сезгә язарга булдым... Балам, улым, газизем, йөрәк җимешем, Ходайдан күпме генә сабырлыклар сорасам да, бу ачы хәсрәткә бернинди дә дәва табып булмый, үзем белән бергә йөрисең, йөрәк түремдә бит син, газизем. Сиңа атап шигырьләр язам", - дигән юллар да бар.
Эльмира ФЛҮН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев