“Хәрәм” кибете каршында руль артында исерек килеш тотылган
Спиртлы эчемлекләр "Хәрәм" җәмгыяте сәүдә нокталарында гына сатыла башлагач, әлеге кибетләргә аракы сатып алырга автомобиль белән килеп туктаучылар юлларда тәртип сакчыларының күз уңында.
Әйтик, 17 март кичендә сабалы "Ш.", игътибар итмәсеннәр өчен, кибеткә машинасы фараларын яндырмыйча гына килсә дә, хәйләсе барып чыкмый. Әлбәттә, аракы сатып алган өчен җәзага тартмыйлар. Хикмәт шунда: "Ш." аңарчы ук алкогольле эчемлек кулланган була инде. ЮХИДИ хезмәткәрләре төзегән беркетмәгә әнә шул хакта языла. Ә эчкән өчен "права" алдырудан тыш, 30 мең сум күләмендәге штраф та түләргә туры киләчәге тиздән булачак суд карарында күрсәтеләчәк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре 11 мартта Бөгелмәдән руль артында Сабага килгән "О"ның да спиртлы эчемлекләр кулланганлыгын ачыкладылар. Ә районыбыз юлларында аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә иткән Казан кешесе "Г"ны 22 мартта полициянең участок вәкаләтлеләре тоткарлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев