Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң пычрак һавалы Россия шәһәрләре билгеле

Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хәбәр итүенчә, Россиядә 2014-2016 елларда һава пычрану астма белән авыручылар саны артуына китергән. (Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Себер федераль округы төбәкләре -Иркутск, Кемерово өлкәсе һәм Алтай крае һава пычраклыгы буенча антирейтинг лидерлары, дип яза "Известия". Әлеге төбәкләрдә астма белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Россиядә атмосфера...

Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хәбәр итүенчә, Россиядә 2014-2016 елларда һава пычрану астма белән авыручылар саны артуына китергән.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Себер федераль округы төбәкләре -Иркутск, Кемерово өлкәсе һәм Алтай крае һава пычраклыгы буенча антирейтинг лидерлары, дип яза "Известия". Әлеге төбәкләрдә астма белән авыручылар саны артуы күзәтелә.

Россиядә атмосфера пычрануының югары дәрәҗәсендәге егерме шәһәр исемлегенә Биробиджан, Амурдагы Благовещенск, Братск, Зима, Красноярск, Кызыл, Лесосибирск, Магнитогорск, Минусинск, Новокузнецк, Норильск, Петровск-Забайкальский, Селенгинск, Улан-Удэ, Усолье-Сибирское, Чегдомын, Черемхово, Черногорск, Чита, Шелехово керә.

Алтай краенда, мәсәлән, атмосферага углерод оксиды, күкерт диоксиды, азот оксидлары күпләп ыргытылуына "Бийскэнерго", "Кузбассэнерго" Барнаул филиалы, "Алтайкокс»" һәм башка предприятиеләр сәбәпче. Иркутск өлкәсендә андый предприятиеләргә "Иркутскэнерго", "РУСАЛ Братский алюминиевый завод" һәм АНХК керә.

Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Россиядә 2014-2016 елларда һава пычрануы сәбәпле астма белән авыручылар саны артуы турында җиткерә. Балалар арасында ул 1,7 тапкырга, зурларда - 1,5 тапкырга арткан.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев