Яңа ел хәвефсез узсын!
2024 елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелә
Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Бу көтеп алынган бәйрәмне барыбызның да матур, истәлекле итеп үткәрәсе килә. Моннан берничә ел элек, Яңа ел чыршысын, бүлмәләрне бизәр өчен үз кулларыбыз белән төрле кәгазьләрдән ясалган бизәкләр, уенчыклар, бенгаль утлары, төрле төстәге конфетти сибүче шартлаткычлар куллансак, ә хәзер алар урынына алмашка елдан-ел яңа, ут-иллюминация бизәкләре, төрле төсле яктырткычлар, синтетик тиз янып китүчән бизәү элементлары, петардалар, фейерверк, салютлар килә. Бу эшләнмәләр бик матур күренеш тудырса да, безгә аның куркынычлыгы турында да онытмаска кирәк. Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәре вакытында, аеруча пиротехника, электр, яктырткыч бизәлеш эшләнмәләре белән сак булырга чакыра. Статистика күрсәткәнчә, бу чорда аеруча, янгын очраклары ут белән саксыз эш итү, электр приборлары төзексезлеге һәм гади генә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүдән килеп чыга.
Пиротехник эшләнмәләрне бары тик махсус кибетләрдән сатып алырга һәм куркынычсызлык, сыйфат сертификатын, рус телендәге куллану аңлатмасын карарга кирәк. Саклану вакыты чыккан пиротехник эшләнмәләрне куллану катгый тыела. Сатып алынган фейерверкларны үзенең махсус тартмасында, коры, температурасы +30с тан артмаган, янып китүчән матдәләрдән, предметлардан, жылылык приборларыннан читтә, балалар кулы җитмәгән урыннарда саклау зарур. Юешләнгән, тартмасы бозылган фейерверкларны киптереп яңадан куллану, машина салонында, кесәләрдә саклау катгый тыела. Барлык пиротехник эшләнмәләр бары тик ачык һавада урамда гына куллану өчен каралган. Аларны бина эчендә, өйдә, фатирларда куллану, фатир балконнарыннан аттыру, янгын һәм шартлау куркынычы булган объектлар, тимер юл, газүткәргечләр, зур көчәнешле электр челтәре, сәхнәләрдә, спорт корылмаларында, халык күп жыелган урыннарда, тарихи һәйкәлләргә кергән объектлар янында куллану катгый тыела.
18 яше тулмаганнарга пиротехник эшләнмәләрне кулланырга ярамый. Әти–әниләргә үз чиратларында балаларын ныклы контроль астына алу сорала, чөнки соңгы елларда интернет сату мәйданчыклары аша балалар пиротехник эшләнмәләр алып, шуларны куллану белән бәйле төрле җәрәхәтләр алу очраклары күзәтелә. Балаларыбызның исән-имин, сау-сәламәт булулары иң беренче чиратта үзебезгә бәйле икәнлеген онытмыйк! Гади генә кагыйдә-киңәшләрне исебездә тотсак, Яңа ел бәйрәмнәре күңелле, истә калырлык матур үтәр.
2024 елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелә, бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүче гражданнарга 10 меңнән 20 мең сумга, вазифаи затларга 30 меңнән 60 мең сумга, эшмәкәрләргә 60 меңнән 80 мең сумга, юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга кадәр штраф чаралары каралган.
Илдар Хуҗин,
Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дознавателе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев