ҖИҢҮЧЕЛӘР БУЛДЫЛАР
ҖИҢҮЧЕЛӘР БУЛДЫЛАР
Әлмәттә күрү мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында мини футбол төреннән республика чемпионаты уеннары узды. Финалда район футболчылары төп көндәшләре Кукмара командасын 4:1, азнакайлыларны 4:0 исәбе белән отып, ярышның җиңүчеләре булдылар.
Мәскәүдә ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты үткәрелде. Татарстан җыелма командасы өчен Сабадан Әмин Миннегулов, Югары Утардан Фәннур Бәшәров, Шәмәрдәннән Илдар Ситдиков катнашты. Әмин Миннегулов 5 төр (пятиборье) буенча ярышта үз яше төркемендә 1нче урынны яулады. Районның ветеран спортчылары һәм Яр Чаллыдан Әхмәт Нәбиуллин составындагы республика командасы 4х200 метрлы эстафета йөгерүендә дә беренчелекне алды. Гомуми исәптә Татарстан вәкилләре 3нче урынга чыкты.
Владимир шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән шашкачылар арасында Россия чемпионаты ярышлары үткәрелде. Татарстан командасын Сабадан Хәмит Вәгыйзов, Азат Әхмәтов һәм Чистайдан Мария Цыганова яклады. Соңгы тур нәтиҗәләреннән соң безнең төбәк «шашка-64» осталары 5нче урынга лаек булдылар.
Рәшит Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев