Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиде көн элек югалган балыкчыны Әлмәттәге сусаклагычта тапканнар

63 яшьлек ир-атның мәетен, яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

Җиде көн элек югалган балыкчыны Әлмәттәге сусаклагычта тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке бишләр тирәсендә коткаручылар яр буеннан 500 метр эчтә 25 июнь көнне югалган 63 яшьлек балыкчының мәетен табып алган. Аны яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

«Татар-информ» агентлыгы узган сишәмбедә, 25 июньдә, Әлмәттәге сусаклагычта бер балыкчының югалуы хакында хәбәр иткән иде инде. Ачыкланганча, исерек хәлдәге ир-ат резин көймәгә утырып яр буеннан 300-400 метрга эчкә кергән, шуннан соң көймә әйләнеп капланган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/02-07-2020/ide-k-n-elek-yugalgan-balykchyny-lm-tt-ge-susaklagychta-tapkannar-5753772

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев