Җиде яшьлек бала тимер корылмага кысылган
Башкалада коткаручыларга балалар мәйданчыгындагы тимер корылмага кысылып калган малайны коткарырга туры килгән.
Гадәттән тыш хәл Павлюхин урамындагы балалар мәйданчыгында булган: 7 яшьлек малай башын тимер корылмага тыккан һәм кысылып калган. Узып барчы кеше коткаручылар чакырткан. Коткару хезмәткәрләре баланы иреккә чыгарган һәм әти-әнисе кулына тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев