“ИГЪТИБАР: БАЛАЛАР!” ЧАРАСЫ БАШЛАДЫ
Балалар катнашындагы аварияләрнең күпчелеге җәйге каникуллар вакытына туры килә. Шуны күздә тотып, районыбызда 14 майдан “Игътибар: балалар!” профилактика чарасы старт алды һәм 3 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Акция чорында балигъ булмаган балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен үтәмәү, җәяүлеләргә юл бирмәү фактларын ачыклау рейдлары, ата-аналар белән әңгәмәләр, флеш-моб үткәреләчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре велосипедта, скутерда йөрергә яратучыларны игътибар үзәгенә алачаклар. Мәгариф учреждениеләренә, ял лагерьларына керү юлларының торышы тикшереләчәк.
Фото: https://pixabay.com | SylwiaAptacy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев