Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Игенче»ләр Мари илендә сенаж әзерләде

Быелгы язгы салкыннар һәм коры һава торышы терлек азыгы әзерләү барышын катлауландырды, кайбер хуҗалыкларга азыкны чит төбәкләргә чыгып әзерләргә туры килде.

«Игенче» җәмгыятендә терлекләргә җитәрлек  күләмдә азык туплау өчен Марий Эл Республикасына чыгып сенаж әзерләде.Бу эшкә  унбиш берәмлек техника җәлеп ителде.

 Терлек азыгы әзерләүдә азык уручы “Макдон”  комбайнын йөртүче Илнар Мансуров , “Мещера” комбайнын йөртүче Илшат Шәрипов , ЕС -1 комбайнын йөртүче  Радим Сабирҗанов, турап  төяүчеләр “Ягуар” комбайнында Рөстәм Газиянов һәм Нияз Гыймранов , траншеяда тыгызлап торучы К- 702 тракторында Ришат Тимергалиев, Т-150 тракторында Илһам Галиев, төягечтә Радик Мамурзаев һәм Илнур Васильев, ягулык салу машинасында эшләүче Рафис Тимерхановларның өлеше зур.

       Басудан яшел массаны  алты  "Камаз" машинасында:- Рәлиф Гәрәев, Әгъзам Исхаков, Ленар Зарипов, Альберт Габделхаков, Ленар Хәмидуллин, Илнар Әхмәтовлар ташып торды. Барлык эшләнгән эшләр баш агроном Нияз Галиев җитәкчелегендә башкарылды. Курганнар зоотехник тәлапләргә туры китерелеп  саклауга куелды.Әлеге участокта эшләрнең сыйфатын баш зоотехник Марс Вәлиев  барлады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев