Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игенчеләр кырда сынала

Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, күпчелек хуҗалыклар язгы кыр эшләренә керешкән. Уҗымнарны 1 апрельгә минераль ашламалар белән – 1426, күпьеллык үләннәр 3333 гектарда тукландырылган.

Бу эштә “Шытсу”  авыл хуҗалыгы предприятиесе оперативлык   күрсәтте. Бу хуҗалык механизаторлары кырга керү мөмкинлеге барында 787 гектар мәйданда көзге культураларны һәм күпьеллыкларны тукландырырга өлгерделәр. Авыл хуҗалыгында коронавирус дип  эш тукталмаячак. Агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты игенчеләрнең  сәла­мәтлеген кайгыртып, барысын да перчаткалар, махсус битлекләр һәм антисептиклар белән тәэмин итү чарасын  күрде. Дезинфекция чаралары  өчен 300 мең  сумга якын акча тотылган,  шәхси саклану чаралары барлык хезмәт процессларында беренче  планга  куелган.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев