Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игезәкләр Илсаф һәм Инсаф Җиһангәрәевлар: «Россиянең тулы хокуклы гражданнары булуыбыз белән горурланабыз»

Узган атнада районыбызның 35 укучысына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды

  Саба урта мәктәбе  базасында  Алдынгылар хәрәкәтенең «Без Россия гражданнары” проекты кысаларында узган  чараның иң  төп кунаклары  укучылар үзләре иде.  Анда ноябрь, декабрь айларында 14 яше тулган укучылар чакырылып, беренче рәсми документларын кулга алдылар.

 Бу вакыйга яшь гражданның мөстәкыйльлеккә ирешүенең башы, чөнки паспорт – теләсә кайсы ил гражданының шәхе­сен раслаучы юридик документ. “Сезнең моңарчы төп до­кументыгыз туу турындагы таныклык булса, бүгеннән Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары икән­легегезне раслаучы паспорт алачаксыз. Ул сезгә өстәмә җаваплылыклар да йөкли. Шул ук вакытта дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп  шәхси кабинетыңны булдыру мөм­кинлеге  дә бирә. Шуның ни­ге­зендә үзмәшгуль булып та  эшли алачаксыз.  Бу көн – һәр кеше тормышында  иң истә кала торган зур вакыйга. Бүген бөтен асылы белән  аңлап җитмәсәгез дә, сез аның бик мөһим көн булганлыгын еллар узгач аңларсыз. Бер вакытта да белемле, һөнәрле кешенең иң бай кеше булуын онытмагыз.  Шушы документ нигезендә бай һәм матур итеп яшәргә язсын”, – диде үз чыгышында район башлыгы Рәис Миңнеханов.  Киләчәктә бары тик цифрлы (электрон)  бер документ кына булачагын, ул кешенең барлык шәхси документларын берләштерәчәген әйтеп узды.  Укучыларны  район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә начальнигы Надежда Ипкеева да беренче җитди документ алган көннәре белән тәбрикләп, аны яхшылап сакларга,  чит кешеләр кулына керүенә юл куймаска чакырды. “Мошенниклык гамәлләренең  төрле алымнары турында ишетеп торабыз, шуңа күрә бик игътибарлы һәм сак булыгыз. Югары технологияләр заманында бу аеруча куркыныч”,– диде Надежда Александровна. Укучыларга паспорт белән бергә районның гербы,  Алдынгылар хәрәкәтенең значогы  һәм  «Без Россия гражданнары” дигән  тышлык та  тапшырылды.

“РФ Президенты Владимир Путин Указы белән 2022 елда барлыкка килгән Алдынгылар хәрәкәте районыбызда   1000гә якын укучыны берләштерә. Аңа 6 яшьтән алып  14 яшькә кадәр әти-әнинең рөхсәте бе­лән, аннан  югары яшьтәгеләр укучының үз теләге белән кабул ителәләр. Оешма барлыгы 13 юнәлештә эшчәнлек алып бара”, – дип ачыклык кертте Алдынгылар хәрәкәтенең  Саба районы буенча кураторы  Илнар Хаҗиев.

“Без паспортлы булуыбызга бик шатбыз. Ул  кеше өчен  гомер буе кирәкле төп документ. Без бүгеннән Россиянең тулы хокуклы гражданнары булуыбыз белән горурланабыз”, –диләр Лесхоз урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары – игезәк туганнар Илсаф һәм Инсаф Җиһангәрәевлар.

Фоторепортаж  белән танышыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев