Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игорь Шуваловка татар камыр ашларын тәкъдим иткәннәр

Дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда Welcome Foodball Cup гастрономия фестивале узачак.

Россиянең беренче вице-премьеры Игорь Шуваловка татар камыр ашларын тәкъдим иткәннәр. Бу турыда Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов инстаграмдагы битендә хәбәр итте.

Сергей Иванов Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен Мәскәүдә узган онлайн-күргәзмә RUSSIA EXPO DAYS 2018 кысаларында тәкъдим иткән. Ул Казан Кремле, Болгар, Зөя һәм башка объектлар, булачак чаралар турында сөйләде, дип хәбәр итә Комитетның матбугат хезмәте.

14 июньнән 15 июльгә кадәр Дөнья чемпионаты уза торган барлык шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда Welcome Foodball Cup гастрономия фестивале узачак. Проект милли ашларны, Россиядә җитештерелә торган ризыкларны популярлаштыру максатыннан оештырыла.

Казан "Россиянең гастрономия картасы" федераль проектына керде.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев