Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

III Бөтенроссия музыка конкурсының приз фонды 4 млн 300 мең сумны тәшкил итә

Бәйге ачылышы уңаеннан телекүпер Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Якутск шәһәрләрен тоташтырачак.

2 апрель көнне 13 сәгать 30 минутта Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Якутск шәһәрләре белән телекүпер форматында III Бөтенроссия музыка бәйгесе ачылышына багышланган матбугат конференциясе була. Татарстан Мәдәният министрлыгы да әлеге телекүпернең бер мәйданчыгы булачак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәүдә матбугат конференциясендә РФ мәдәният министры Владимир Мединский, СССРның халык артисты Юрий Башмет, Мәскәү дәүләт академия филармониясе генераль директоры Алексей Палашов, Россиянең халык артисты Владимир Овчинников катнаша.

Казанда спикерлар сыйфатында ТР мәдәният министры вазифаларын башкаручы Эльвира Камалова, Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин чыгыш ясаячак.

Журналистларны әлеге чарада катнашырга чакыралар. Аккредитация өчен, 2 апрельнең 10 сәгать 30 минутына кадәр mk.pr@tatar.ru электрон адресына заявка юлларга кирәк. Тулырак мәгълүматны 264-73 -98 телефонына шалтыратып белергә мөмкин.

Белешмә өчен: 2018 елда III Бөтенроссия музыка бәйгесе “Фортепиано”, “Скрипка”, “Виолончель”, “Ялгыз җырлау” белгечлекләре буенча 2019 елның төп мәдәни вакыйгасы - XVI Чайковский исемендәге Халыкара бәйгегә әзерлек алдыннан үткәрелә. Әлеге бәйге 2018 елда 60нчы тапкыр уздырылачак.

III Бөтенроссия музыка бәйгесенең I һәм II турлары Россиянең барлык федераль округларында барачак. Бәйге 8-12 октябрьдә - Санкт-Петербург, 15-17 октябрьдә - Владивосток (”Фортепиано” һәм “Скрипка” белгечлекләре буенча), 15-17 октябрьдә - Якутскида (“Виолончель” һәм “Ялгыз җырлау”), 18-20 октябрьдә - Новосибирскида, 21-23 октябрьдә - Екатеринбургта, 28-31 октябрьдә - Казанда, 3-5 ноябрьдә - Ростов-Донда, 12-14 ноябрьдә Мәскәүдә узачак.

Бәйгенең III туры Мәскәүдә ике этапта үткәреләчәк. Беренчесе - 25-28 ноябрь, икенче этап - 29-30 ноябрьдә Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә һәм П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә уздыру планлаштырылган.

Лауреатларның гала-концерты 2018 елның 1 декабрендә Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә булачак.

Быел конкурсның приз фонды 4 300 000 сум тәшкил итә.
 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев