Икенче турны көткәндә
Украинада үткән якшәмбе сайлавын без, россиялеләр дә, күз текәп көттек. Россия белән кендекләре чуалып һәм бәйләнеп беткән көнбатыш күршедәге вәзгыять, теләсәк-теләмәсәк тә, безгә дә тәэсир ясый. Аннан соң беләбез бит инде: киләчәкнең зур стратегик сугышының фронт сызыгын дөнья лидерлары Украина чиге аша сызарга телиләр.
2014 елгы сәяси ялкынсынудан соң, Кара диңгездә НАТО корабларының еш йөзүен дә, Көнбатыш блок армадаларының акрын гына Россия чигенә якынлашуын да күреп торабыз. Мондый вәзгыятьтә Киевнең безгә дошман түгел, аркадаш булуы кирәк. Әмма Мәскәүдә 5 ел элек, кызып китеп, кылычларны ныграк селкеп ташладылар. Хәзер инде өмет Россия белән араларны җайлау планы булган яңа лидерның күршедәге тәхеткә күтәрелүендә генә. Украина сайлавындагы 39 кандидат арасында ул өметне акларлык бер генә кеше – Регионнар партиясе вәкиле, “Оппозицион блок“ лидеры Юрий Бойко гына бар иде. Мәскәүдә моны яшермәделәр, сайлау алдыннан гына Бойконы чакырып сөйләштеләр. Мәскәү яклы кандидат украиннарга газ бәясе төшерелү кебек “перәннек”ләр вәгъдә итте, Россия белән араны төзәтүнең башка уңайлыклары да күплеген искәртте. Тик 31 март сайлавы алдан көтелгән нәтиҗәләрне күрсәтә: актер һәм шоумен Зеленский 30 процент тирәсе тавыш белән лидерлык итә, гамәлдәге президент Петр Порошенко 17 процентка якын тавыш белән аңа иярергә тырыша. Бойконы инде икенче тур исемлегендә без күрмәбез. Аның рейтингы 11 проценттан аз гына югары, бу – Украинадагы Мәскәү Кремле йогынтысын күрсәтә торган сан. Хәер, “сәясәт һәм казылык яратучыларга аларның ничек әзерләнүен белмәү яхшырак“ дигән сүзләр бар, шуңа күрә Зеленскийның да, Порошенконың дә сәяси сәхнә артында, мәскәүле лидерларның кулын ни рәвешле кысуын без белмибез. Безгә, гади кешеләргә, бер генә нәрсә ачык: ике ил халыкларының да мәнфәгате чынлыкта бер нәрсәдә – татулыкта һәм хезмәттәшлектә генә була ала.
Икенче турга үткән кандидатлар исә Мәскәү карачкысын бар көчләренә файдаланачак. Кырымны кайтарып алу перспективасы турында гәпләшәчәкләр, Донбасс төенен чабып өзәргә вәгъдә бирәчәкләр. Ярыш лидеры Зеленский инде Кырымны кайтарып алу гына түгел, территорияләрне файдаланып торган өчен, Мәскәүдән компенсация түләтү турында да сүзләр куерта. Кырым һәм Донбасс картасы икенче турның төп уен тузлары булачагына шикләнергә кирәкми.
21 апрельдәге сайлау нәрсәләр вәгъдә итә соң? Саннарга карасаң, Зеленский инде шиксез лидер булырга тиеш төсле. Тик аналитиклар Порошенконың реваншы да бик мөмкин дигән фикердә. Украинада административ ресурсны файдаланып булмый диярлек. Коррупция һәм казна талаулардан алҗыган, икътисади бөлгенлектән интеккән көнбатыш күршеләребез мәйдан җыярга ярата, гыйсъянчылык аларның канына сеңде. Порошенко командасы Зеленскийга компроматлар эзләү һәм табу белән мавыгыр, ихтимал. Аны болай да Израильдә качып ятучы олигарх Коломойский кешесе дип тәкъдим итәләр. Ил белән идарә итәрлек тәҗрибәсе юклыгына, командасының да зәгыйфь һәм эшкә яраксыз булуына басым ясыйлар.
Вакыйгаларның мантыйгы исә икенче турда кем генә җиңсә дә, Россия – Украина, Россия – Көнбатыш арасындагы мөнәсәбәтләрнең җылынуын вәгъдә итми. Дөнья сәясәтенең сценариенда андый җепшеклек язылмаган. Хәтта Россия лидерлары да ике арада кара мәче үтеп йөрүен яратарак төшми микән әле. Мөнәсәбәтләр көтмәгәндә җылынса, яңа дошман образын каян табасың, илнең эчке проблемаларын оныттырып тору өчен, пропаганда тегермәне ташын нинди елга суында әйләндерәсең? Көнбатышлылар Зеленскийны “әйләнешкә кертү“ ысулларын күптән тормышка ашыра башлады, зур сәясәт күселәре белән комик актерның очрашулары оештырылды инде. Шуңа күрә Зеленскийны украиннар сайлый микән, Көнбатыш башкалаларында утыручы лидерлар микән – әйтү кыен. 2014 елда украиннарның бер хыялы бар иде: Көнбатыш, Россиягә үч итеп, Украинаны “витринага әйләндерер“, мул итеп акча яудырыр дип өметләнделәр. Андый беркатлы өметләр тормышка ашмый, үзең тырышмасаң һәм эшләмәсәң, беркем дә кулыңа май һәм бал ягылган икмәк тоттырмый. Халык үз-үзен үзгәртми икән, лидерны үзгәртеп кенә хәл яхшырмый. Шуңа күрә икенче тур сайлавында кайсы бегемот кына җиңмәсен, вәзгыятьтән зур үзгәреш көтәргә кирәкми.
“Ватаным Татарстан“ хәбәрчесе язма төгәлләнгәндә генә социаль челтәрләр аша Украинаның кайбер оппозицион көчләре вәкилләре белән элемтәгә керде. Алар беренче тур гадел үтте дип саныйлар, Мәскәү планы тормышка ашмады дип сөенәләр. Порошенкога һәм Тимошенкога мөрәҗәгать итеп: “Сезне сәясәттә бернинди тәҗрибәсе булмаган кеше тар-мар итте, бәлки сезгә дә циркка эшкә урнашып карарга кирәктер“, – дип язалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев