Ил хөкүмәте КамАЗга һәрчак ярдәм итәчәк
Икътисадта нинди генә кыенлыклар булса да, ил хөкүмәте КамАЗга һәрчак ярдәм итәчәк. Кичә Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәр белән килгән Россия Президенты Владимир Путин автозаводта беренче йөк автомобиле чыгаруның 40 еллыгына багышланган тантанада шулай дип вәгъдә бирде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ил башлыгы үз өлкәсендә әйдәп баручыларның берсе...
Икътисадта нинди генә кыенлыклар булса да, ил хөкүмәте КамАЗга һәрчак ярдәм итәчәк. Кичә Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәр белән килгән Россия Президенты Владимир Путин автозаводта беренче йөк автомобиле чыгаруның 40 еллыгына багышланган тантанада шулай дип вәгъдә бирде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Ил башлыгы үз өлкәсендә әйдәп баручыларның берсе дип атаган КамАЗ бүген дөнья күләмендә унберенче урынны били. Илдәге йөк ташу базарының яртысын нәкъ менә шушы оешма машиналары тәшкил итә. "Иң мөһиме - КамАЗ бер урында таптанып тормый, гел үсештә. Бу җитештерелгән техника күләмендә генә түгел, аның сыйфатында да чагылыш таба. Яңа технологияләр кертелә, кооперация үсештә", - дип ачыклык кертте ил башлыгы.
Путин бөтен дөньяга танылу алган "КАМАЗ-Мастер" командасы уңышларының сәбәбен дә "КамАЗ" машиналарның яхшы сыйфатлы булуыннан күрә. Сыйфатлы булырлык та. 1976 елның 16 февралендә автозаводта "КамАЗ 5320" маркалы беренче йөк автомобиле чыгарыла. Шул көннән бирле әлеге "тимер ат" -40 градустан +50 градуска кадәрге төрле климат шартларында файдаланылган. Хәзерге вакытта КамАЗ берләшмәсе 40 төрдәге йөк машинасы, автобус, трактор, двигатель җитештерә.
Бурычның да чиге бар
Техника димәктән, бу хакта кичә хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышында да сөйләштеләр. Ил башлыгы сүзләренә караганда, узган ел Россиядә дәүләт оборона заказы, алдагы ел белән чагыштырганда, яхшырак башкарылган. Чагыштыру өчен: 2014 елда аның 96 проценты үтәлгән булса, узган ел бу күрсәткеч 97 процентны тәшкил иткән.
Путин хәрби сәнәгать тармагында җыелган бурычлар мәсьәләсен дә читләтеп үтмәде. "Заманында без, билгеле бер кыенлыкларны күздә тотып, оборона оешмаларына кредитлар бирдек. Тик бүген бу оешмаларның бурыч күләме чиктән ашты", - диде ул. Ил башлыгы сүзләреннән аңлашылганча, быелдан Кырымның хәрби-оборона оешмаларын яңартуны да финанслый башлаячаклар. "Бу акча Кырым оборонасындагы технологияне яңарту, аңа яңа кадрлар әзерләү һәм булган белгечләрнең квалификация дәрәҗәсен арттыруга тотылачак", - дип ачыклык кертте ул.
Агу түгел, су пары
Владимир Путин видео элемтә аша Менделеевск шәһәрендәге "Аммоний" заводына да старт бирде. Заманның иң югары таләпләренә җавап бирүче аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү комплексында елына 20 миллиард сум керем алырга исәплиләр. Гигант төзелешкә килешү 2010 елда Япониянең Йокогама шәһәрендә имзаланган. Кичә исә завод тулы көченә эшли башлады.
"Барлык эшләр дә тиешле вакыт һәм бюджет кысаларында башкарылды, - диде "Аммоний" акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков. - Биредә елына 717 мең тонна карбамид, 717 мең тонна аммиак һәм 233 мең тонна метанол җитештерергә исәплибез". Төзелеш бәясе 1,4 миллиард доллар тәшкил итә. Аны "Внешэкономбанк" һәм Татарстан тәэмин иткән. Заводта тәүге продукция - аммиакны узган елның июнь аенда җитештергәннәр. Зур сәнәгатьне журналистларга да күрсәттеләр. Ринат Ханбиков алдан кисәтте: заводта бөтен торбалардан төтен бөркелә. Тик бу агулы матдәләр түгел, ә су пары гына. Заманча комплекс табигатькә бернинди зыян китерми икән. Биредә газ синтезы технологиясе кулланыла. Ул исә экологик яктан куркынычсыз булып исәпләнә.
"Аммоний"ның зурлыгы шаккатырды. Төзелештә Татарстан, Башкортстан, Түбән Новгород өлкәсе, Чуашстан, Пермь крае оешмалары катнашкан. Эшче кулларга килгәндә, үзебезнекеләрдән кала, Кытай һәм Япония белгечләрен дә чакырганнар. Зур тимер корылмаларны Менделеевскига кадәр китерү өчен, Кама елгасы буенда 400 тонна авырлыкка исәпләнгән причал төзегәннәр хәтта. Төзелеш барышын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов даими күзәтеп торган. Нәтиҗәдә күп кенә проблемалар тиз арада хәл ителде, ди белгечләр. Дүрт ел дәвамында тырышып эшләүнең нәтиҗәсе дә күз алдында. Дөнья күләмендә көч-куәте ягыннан "Аммоний"га тиң булырлык заводлар нибары икәү генә икән.
Заводта күпме генә йөрсәк тә, эшчеләр очрамады. Биредә барысы да мөмкин кадәр автоматлаштырылган. Комплекста барлыгы 1 мең 350 кеше хезмәт куячак. "Кызганыч, соңгы утыз елда мондый сәнәгать төзелмәде. Шуңа күрә газ синтезы белгечләре бик аз. Аларны ил буйлап җыйдык", - диде Ринат Ханбиков. Завод эшчеләренең уртача хезмәт хакы 58 мең сум тәшкил итә. "Аммоний" килешүгә имза куйган вакыттан алып, 14 ел ярымнан соң үз-үзен аклаячак, дип фаразлана.
Динә Шәкүрова, Эльвира Вәлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев