Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илһам Шакиров Әлфия Авзалова вафаты турындагы хәбәрне ничек кабул иткән?

Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова соңгы тапкыр 2016 елның 19 июлендә Илһам абыйның өендә очрашканнар. "Мин бу очрашуны оештыруны үземнең бурычым дип санадым. Әлфия апа кызлары Зөлфия һәм Гүзәл белән килделәр. Ниндидер җитди сөйләшүләр түгел, ә күрешеп, күңелле итеп җырлашып утыру иде бу. Илһам абый җырлап җибәрә, Әлфия апа кушыла......

Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова соңгы тапкыр 2016 елның 19 июлендә Илһам абыйның өендә очрашканнар.

"Мин бу очрашуны оештыруны үземнең бурычым дип санадым. Әлфия апа кызлары Зөлфия һәм Гүзәл белән килделәр. Ниндидер җитди сөйләшүләр түгел, ә күрешеп, күңелле итеп җырлашып утыру иде бу. Илһам абый җырлап җибәрә, Әлфия апа кушыла... Бик күңелле очрашу булган иде, - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Илһам абыйның ярдәмчесе Илһам Хаҗиев. - Икесе дә туксанга таба бара бит инде. Исән килеш соңгы очрашу булганын сизенгәннәрдер. Шулай да сөйләшә алганда телефоннан да аралашып тордылар".

"Бүген төнге 3ләрдә кызы Зөлфия белән сөйләштек. Иртәнге 6ларда Илһам абыйга Әлфия апаның вафаты турында әйттем. "Нишлисең инде, энекәш", - дип бик озак уйланып утырды", - дип дәвам итте Илһам Шакировның ярдәмчесе.

Ул Илһам абый Шакиров исеменнән Әлфия Авзалованың туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашуын җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова каты авырудан соң 84 яшендә вафат булды.

http://tatar-inform.tatar


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев