Илдә ниләр бар икән...
Акыллы кешеләргә мохтаҗлык бу дөньяны кая алып барыр икән инде, и-и, Аллам! Дөньяны матурлык коткарыр дип, берәүнең сүзләрен кабатларга яратабыз да бит, матурлык бар, акыл җитенкерәми кебегрәк бит әле монда. Шул акыллылар кытлыгы интектерә дә бугай бөтен дөньяны.
Бер шигырендә Фирүзә Җамалетдинова “Бер акыллы кешең бармы, дөнья, уң һәм сулны аерып бирерлек” дип язган иде. Кая ул бүтәннәргә уң һәм сулны аңлатып бирү, шуны үз кирәгенә аңлаучылар күбрәк булса да ярап торыр иде әле. Элегрәк үзебезнең бөек илне генә акыл белән аңлап булмый, чөнки без шуны аңларлык бөеклеккә җитмәгәнбездер дип уйлый, һәммәсе акыллы американнарга кызыгып туймый идек. Инде аларның тормышын телевизордан күрә-күрә төшенеп барабыз: бер акыллы кешеләре дә калмаган бугай, аны без генә белми яшәгәнбез. Һәрхәлдә, телевизор экранына эләгүчеләр арасында безнекеләрдән акыллырак беркем күренми. Халкы да шулардан ерак китмәгәндер. Шулай булмаса, сигез-тугыз ел элек үзләренә бөтенләй төс килмәгән Обаманы ил президенты итеп сайларлар идеме? Әле ярый вакытында бераз аңнарына килделәр дә, үзләре сайлаган ил башлыгын уңга-сулга тарткалап-йолыккалап, тәмам тинтерәттеләр һәм теге бичара кәнәфиен ташлап качар хәлгә җитте. Бүтәнчә дә булырга мөмкин иде бит. Конституция маддәләрен “чак кына” читтән үтеп, өченче срокка сайлану әмәлен тапса, шуннан китә иде инде, аннары срокларны санап тормаса да була иде. Бер эләктергән властьны гомере буена үз кулында тотарга Обаманың башы җиткән булса, Трампның мәңге дә президент кәнәфиенә утырачагы юк иде. Шулай итеп, Трампның сайлануына Русияне гаепләп маташулары бер дә урынлы түгел, чын гаеплене табасылары килсә, аны үз илләреннән эзләсеннәр. Без читләр йогынтысына бирелмичә үз президентыбызны үзебез сайлыйбыз. Арага Трамп кебекләр, аның “дусты” Жириновскийлар керә алмасын дип, бер сайланган президентмы, генераль секретарьмы, аларның ничә ел кәнәфи биләвен исәпләп тә тормыйбыз. Шуңа күрә соңгы бер гасыр эчендә, аз-маз “ялгышуларны” санамаганда, илне нибары өч җитәкче җитәкләп алып барды дияргә була. Димәк, тагын меңнәрчә ел яши алса да, Русиянең Трамп кебек кырык бишенче президент күрәчәге юк.
Акыл дигәннән, читтәгеләрне аңлау кая ул, үз илебездә ниләр барганын аңлау өчен дә акылыбыз җитмәгән бит безнең. Бик акыллы дигән кешеләребез искитәрлек акылсызлыклар эшләсен дә, томана гавәм шуларны аңласын – мөмкинмени бу? Рус телендәге бер газетада әле генә чыккан кайбер язмаларны укысаң, гаҗизлектән җаның өшерлек. Менә анда “Правда” газетасы редакциясенә хат” күчереп басылган. Хатны СССР атлы бөек илнең иң атаклы әдипләре һәм шагыйрьләре язган, ул “Правда”да 1973 елның 31 августында басылган. Анда “илебезнең дәүләт төзелешенә һәм җәмгыятенә яла яккан” академик Сахаровка һәм язучы Солженицынга кискен гаепләү белдерелә. Хаттан аңлашылганча, СССР Фәннәр Академиясе әгъзалары да бу хакта хат белән редакциягә мөрәҗәгать иткән булганнар инде. Совет язучылары, “һәрвакыт халык һәм Коммунистлар партиясе белән бергә булган хәлдә”, Фәннәр Академиясе әгъзалары белән уртак фикердә икәнлекләрен белдерергә ашыкканнар. Һәммәсе даһи саналырлык талантлар, күп-күп дәүләт бүләге ияләре, без китапларын эләктерергә, фильмнарын карарга ашкынып торган шәхесләр! Алфавит буенча тезелгән имзалар Айтматовтан башлана.
Мондый хатларга кул куймыйча кала алучылар да булган һәм андыйларны да стенага терәп атмаганнар үзе, тик без алар хакында да берни белмәдек. Бик күркәм язучыбыз Саимә Ибраһимованың (аны бу көннәрдә уза торган түгәрәк юбилее белән тәбрик итик) шагыйрә Белла Әхәт кызы Әхмәдуллина белән әңгәмәсе ул җәһәттән бераз күзләребезне ача. Дөньякүләм танылган шагыйрә сөйли: “1980 елда “Нью-Йорк Таймс” газетасында мин белдерү белән чыктым. “Әгәр безнең академик Сахаровны яклардай академикларыбыз юк икән, ул чакта аны мин – Америка Сәнгать һәм телләр академиясенең шәрәфле әгъзасы Белла Әхмәдуллина – яклап чыгам”, – дип яздым” (Саимә Ибраһимова. Әгәр мин янмасам... Татарстан китап нәшрияты, 2011).
Ул чорларда милләттәшебезне (ул үзендә татар каны да, әнисе ягыннан итальян каны да булу белән горурланган, башбирмәс үзгә холкы да шулардан килгәндер), Пастернакка каршы хатка кул куймаганнан соң, институттан куганнар, ләкин баш идерә алмаганнар. Ул Саимә апага тагын бер кызыклы вакыйга сөйләгән. “Менә Георгий Владимов дигән диссидент язучыны КГБ эзәрлекли. Аны төрмәгә утыртырга тиешләр. Ә бу вакытта инде ул ике тапкыр инфаркт кичергән иде. Шул чакны мин, аны төрмәгә утыртасы урынга илдән чыгарып җибәрүләрен сорап, Андроповка хат белән мөрәҗәгать иттем. Мин сезгә бернәрсә дә катгый куя алмыйм, бары тик түбәнчелек белән үтенә генә алам дип яздым. Андропов минем үтенечемне канәгатьләндерде. Ә менә Брежневка исә шундый хат язу минем башыма да кереп карамас иде”. Карасана, илнең иң югары урынындагы Андроповның кем дә, Брежневның кем икәнен аңлаган бит үзендә ике зур милләтнең асыл сыйфатларын туплаган олы шәхес. “Правда”га хат язган академиклар һәм лауреат-әдипләр исә бер Сахаровның да җанын аңлый алмаганнар. Ә бит нәкъ Сахаров теләгәнчә кешелекле булып, гаделлекне, милләтләрнең тигез хокуклылыгын якларга әзер торып, күршеләре белән дә аңлашып, акыл белән яшисе иде, шуңа тарихи борылыш ясаган иде бөек СССР. Сахаров дөнья куйгач ил тагын “акыл белән аңлап булмый” торган иске эзенә кайтты.
Мәкалә башында телгә алынган русча газетада Солженицынга кагылышлы тагын бер гыйбрәтле язма бар: Политбюро әгъзалары 1974 елның 7 гыйнварында утырышка җыелып, әлеге диссидентны нишләтергә дип фикер алышалар. Андропов аны илдән чыгарып җибәрергә тәкъдим итә. Ләкин ни рәвешле чыгарырга: ирексезләпме, әллә аның рөхсәте беләнме? Ул риза булмаячак, Нобель премиясен алырга да илдән чыкмады, ди Брежнев. Солженицынны илдән куып чыгарсак, халык бу вакыйганы ничек кабул итәр, без бу гамәлебез белән, һәр-хәлдә, үзебезнең көчлелегебезне күрсәтмибез, дип киңәш итә Капитонов. Монда бер нәрсә укучының күзенә бәрелеп тора: мәсьәләне төрле яктан уйлап, төрле фикерләрне ипле генә тыңлап тикшергәннәр, моңа дөнья ничек карар дигән уйны да читкә куймаганнар, генераль секретарь да ашык-пошык күрсәтмә бирмәгән, аның күрсәтмәсен үтәргә кылыч айкап беркем дә әтән-бәтән чыгып йөгермәгән. Ул елларда илдә тормышның тотрыклылыгын һәм халыкның күңел тынычлыгын шулар да саклашкандыр, мөгаен.
Андропов чыгышында безнең өчен “кызыклы” тагын бер яңалык бар. Безнең илдә уннарча мең власовчылар, оунчылар һәм башка дошман элементлар бар, алар бөтенесе Солженицын белән нишләрләр икән болар дип безгә карап торалар, ди ул. Оунчылар дигәнен украин милләтчеләр оешмасы дип беләбез. Кайберәүләр Украинадагы күңелсез вакыйгаларны шулар эшчәнлегенә бәйләп аңлаталар. Власовчылар хакында уйларга да куркыныч. Милләтләре, исем-атлары кем булса да, бер Аллабыз илдәшләребезнең акылын алмаса иде. Акыл дигәнебез, иман кебек үк, һәркемгә бик кирәк бит ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев