Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдар Гыйльметдинов: Мин баланың БДИны туган телендә тапшыра алуы яклы

Мәктәпләр БДИны туган телдә кабул итәргә әзер булырга тиеш.

Әгәр ихтыяҗ бар икән, баланың БДИны туган телендә бирү хокукын яңадан карап чыгарга кирәк. Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ"га биргән интервьюсында җиткерде.

"Мин моны күп тапкырлар әйттем, мин баланың андый хокукы булуы яклы. Әйтик, мин тарих фәнен татар телендә бирергә телим икән, миңа шундый хокук бирегез. Тапшырырмынмы, юкмы – монысы башка сорау. Тик иң мөһиме – мәгариф системасы миннән имтихан алырга әзер булсын. Кабул итәр өчен тиешле КИМнар (контрольно-измерительные материалы – ТИ) кирәк, ягъни, кирәкле инструментлар эшләргә кирәк", - дип саный депутат.

Интервью с депутатом Государственной думы РФ Ильдаром Гильмутдиновым

Әлеге инструментлар хәзер “туган тел” предметыннан кала бер предмет буенча да юк. Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, бу эшләргә тиешле киләсе тема. "Әгәр мәктәп кабул итәргә әзер икән, димәк, укучыларга шундый хокук бирергә кирәк", - дип белдерде депутат.

 

Фото: архив, Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев