Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җилгә каршы йөгерәсе юк

Бүгенге заманда укытучы кем ул? Әлеге сорауга Россия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның Казандагы штабында җавап бир­деләр. Кесә телефоны, гаджет ише “уенчыклар” белән көндәшлек итеп маташуның акылсыз эш икәнен дә әйттеләр.

Путин штабына кандидатның ышанычлысы, “Ел укытучысы – 2017” илкүләм бәйгесе җиңүчесе Илья Демаков килде. Биредә ул волонтерлар белән аралашты. Тарих укытучысыннан ни өчен нәкъ менә мәктәпкә эшкә килүе турында кызыксындылар. “Югары уку йортыннан аермалы буларак, мәктәптә чын тормыш кайный. Балаларны алдан өйрәтеп куеп булмый, алар ихлас. Эшнең нәтиҗәсе дә күз алдында”, – диде Илья Демаков. Кан­дидатның ышанычлысы әйтүенчә, элек укытучы мәгълүмат җиткерүче буларак кабул ителсә, техноло­гия­ләр зур үсеш алган хәзерге заманда кесә телефоны, гаджетлар белән көндәшлек итеп тору артык. “Интернет бик күпкә җитезрәк, – диде ул. – Без, укытучылар, замана таләп­ләренә җавап бирергә тиеш”.

 
Укучылар арасында сораштыру үткәргәннәр. Балалардан: “Укытучы нинди булырга тиеш?” – дип сораганнар. Башлангыч сыйныфларда укучылар: “Игелекле, игътибарлы, аңлый белә торган”, – дип җавап биргән. Урта сыйныфларда белем алучылар фикеренчә, мөгаллим алда телгә алынганнарга өстәп, мавыгучан да булырга тиеш. Ни хикмәт, чыгарылыш сыйныф укучылары гына һөнәри осталык турында искә төшергән.

 

“Аңлыйсызмы, болар берсе дә безнең белем дәрәҗәсе турында түгел. Бүген балага аралашу җитми. Шуңа күрә укытучы ул – аерым бер кеше. Бала аңа үз сораулары белән мөрәҗәгать итә ала. Ә малай-кызларны борчыган мәсьә­ләләр бик күп”, – диде Илья Демаков. Нинди генә яңа технологияләр уйлап тапмасыннар, укытучылар беркайчан да юкка чыкмаячак, дип тә өстәде ул. Ел укытучысы Татар­станның мәгариф тармагын югары бәяләде. “Ил күләмендә әйдәп баручы төбәк буларак, республика белем бирү юнәлешен үстерүдә дә алдынгы урында”, – диде ул.


Билгеле булганча, Владимир Путиннан тыш, Илбашы кәнәфиенә Павел Грудинин (КПРФ), Владимир Жириновский (ЛДПР), Ксения Собчак (“Гражданская инициатива”), Максим Сурайкин (“Коммунисты России”), Григорий Явлинский (“Яблоко”), Сергей Бабурин (“Российский общенародный союз” партиясе) һәм Борис Титов (“Партия роста”) дәгъва кыла.


Ул арада башкаладагы югары уку йортларының берсендә белем алучы студентлар 18 мартта узачак сайлауга багышлап җыр язган. Аны интернетта урнаштырганнар. Та­тар­стан Сәламәтлек саклау ми­нис­трлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Түбән Камада сайлауга ки­лүчеләрне табиблар каршы алачак. Сайлау участокларында кан һәм күз басымын тикшертергә мөмкин булачак, ди. Алабуга районында исә бушлай автобуслар йө­риячәк. Шул рәвешле кечкенә авыл­ларда яшәү­челәргә булышырга ниятлиләр.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев