Илнең төп агачын ачыклау бәйгесендә Татарстан чыршысы өчен тавыш биреп була
Номинантлар арасында Татарстан, Чечня, Ленинград өлкәсе, Удмуртия, Төньяк Осетия-Алания, Калмыкия һ.б. төбәкләрдән 12 агач бар.
"Илнең төп агачы – елның Россия агачы" илкүләм конкурсы буенча тавыш бирү дәвам итә. Исемлектә Татарстан агачы да бар. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Республикасыннан себер чыршысы (Picea obovata Ledeb) катнаша. Ул төбәк әһәмиятендәге "Долгая Поляна" комплекслы профильле дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Бу агач 2012 елда "Агач – тере табигать һәйкәле" россиякүләм әһәмиятендәге статуска ия булган. Чыршының яше – 132 ел, биеклеге – 30 метрдан артык.
Номинантлар арасында Татарстан, Чечня, Ленинград өлкәсе, Удмуртия, Төньяк Осетия-Алания, Калмыкия, Иркутск, Псков, Ростов һәм Иваново өлкәләреннән, Тамбов һәм Мәскәүдән 12 агач бар.
- Агачлар өчен http://rosdrevo.ru/russian-tree-of-the-year/# сайтында тавыш биреп була.
Фото: minleshoz.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев