Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илшат Әминов: Журналистларның хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен көн саен күтәрә башладык

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов каләм ияләренең хезмәт хакын түбән, дип бәяләде һәм аны арттыру мәсьәләсен җитәкчеләр алдында көн саен күтәрүен белдерде.

Илшат Әминов Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары белән очрашты.

Илшат Әминов: Журналистларның хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен көн саен күтәрә башладык

Рифат Каюмов

Бүген Илшат Әминов Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары белән очрашты. Россиянең 17 төбәгеннән килгән 50гә якын татар журналисты белән фикер алышу Бөтендөнья татар конгрессында узды. Илшат Әминовка беренче бирелгән сорау хезмәт хакын арттыру мәсьәләсе булды.

«Бу җитди сорау. Мин аны аңлыйм. Үзем дә сизәм. Мин университетны тәмамлап, яңалыклар мөхәррире булып эшли башлаган чакта бер айлык хезмәт хакы белән ял акчасына гаиләмне диңгезгә алып бардым. Күп акча эшли алуыма сөенгән идем. Журналистлар берлеге рәисе буларак, хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен җитәкчеләр алдында көн саен күтәрәм. Әлбәттә, түрәләр бу сорауны яратмый. Аңа карамастан, бу мәсьәләне киләчәктә дә күтәрәчәкбез. Тамчы таш тишә. Заводларда хезмәт хаклары артты. Бу диспропорция күзгә күренә башлады. Безнең хезмәт хакын әйтеп тә торасы юк – ул бик түбән», – диде Илшат Әминов.

 

Фото: © Рифат Каюмов

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ilsat-aminov-zurnalistlarnyn-xezmat-xakyn-arttyru-masalasen-kon-saen-kutara-basladyk-5878166

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев