Ильяс Гафаров бәйсез татар музыкасы үсешенә дәүләт ярдәм итәчәк дип ышана
“Татар-информ”да Татар альтернатив музыка вәкилләре катнашында матбугат конференциясе үтте.
Бәйсез татар музыкантлары, ягъни, альтернативщиклар, дәүләттән ярдәм көтә. “Yummy music» лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров 40 биттән торган программаны, музыкантлар белән берләшеп, шәхсән үзе язуын әйтте. “Без үсеш юлын тәкъдим иттек. Әлеге программа буенча карар көтәбез. Аның кайсы өлешләре кабул ителер һәм күпме суммада акча бүленер – анысын әйтә алмыйбыз”, - диде ул бүген “Татар-информ”да Татар альтернатив музыка вәкилләре катнашында үткән матбугат конференциясендә. Матбугат конференциясендә шулай ук альтернатив музыкант Рәдиф Кашапов, “Juna” төркеме солисты Ания Фәйзрахманова, рэп башкаручы Альберт Нурминский һәм музыкант Илнар Фатыйхов катнашты.
“Аерым музыкантларыбыз дәүләт проектларында катнаша, мәсәлән, “Үзгәреш җиле” фестивалендә. Үзебезнең “Мин татарча сөйләшәм” фестивале ун ел үтә. Аңа да дәүләт ярдәме килә, - дип санап үтте Ильяс Гафаров. – Ләкин бер яктан гына ярдәм көтеп утырабыз дию дөрес түгел. Без хәзер аудиториябезне үстерү буенча эшлибез”.
Искәртеп үтәбез, шушы көннәрдә “Yummy music» лейблы үзенең 6 яшьлеге хөрмәтенә Казанның “Мәскәү” үзәгендә концерт оештырды. Концертны Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова белән Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов тамаша кылды.
“Татар-информ” журналистының әлеге визит нәтиҗәләре турында соравына җавап итеп, Ильяс Гафаров үзләренең яңа проектларын мәдәният өлкәсендәге җитәкчеләргә күрсәтә торуларын әйтте. “Ләкин аларны утлар куеп, тере яңгырашта көчле тавыш белән ишетмичә торып күзаллап булмый. Алар нинди җырлар иҗат итә, сәхнәдә үзләрен ничек тота – барысын концертта гына күреп була. Шуңа чакырдык. Алар бик теләп килделәр һәм уңай тәэсирләр белән кайтып киттеләр. Җәйгә берникадәр планнары белән дә уртаклаштылар. Бәлки җәйгә хезмәттәшлек тә итеп булыр. Без һәрвакыт барысына да ачык – шәхси компанияләр булсынмы, дәүләт структураларымы. Безнең музыка барысына да туры килә”, - диде Ильяс Гафаров.
Рәдиф Кашапов “җәйге планнар”га бераз ачыклык кертеп, бәйсез музыкантларның Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытындагы мәдәни программага катнашуы турында сүз баруын әйтте. “Бәлки, бер сәхнәдә, бәлки, берничә сәхнәдә – әле төгәл хәл ителмәгән”, - ди музыкантлар.
“Без рус һәм чит ил музыкантлары янында үз музыкантларыбызны да күрәбез”, - ди Ильяс Гафаров. Дәүләт чиновниклары да рус һәм чит ил музыкантлары янында татар бәйсез музыкантларын күрәме – без бу турыда программа кабул ителгәч һәм Чемпионат кысаларында татар альтернатив музыка вәкилләре чыгыш ясавын күргәч беләчәкбез.
Фото: Султан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев