Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

И.Метшин: “Аңлавыгызны сорыйм – бу регламент, без аны үтәргә тиеш”

FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында матч башланырга 2 сәгать кала транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу, нигездә, “соңгы миль” дип аталган “Казан Арена” стадионы янындагы территориягә кагылачак. Шәһәрлеләр һәм кунаклар уңайлылыгы өчен өстәмә транспорт чышачак һәм 9 парковка оештырылачак. Бу хакта бүген Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов сөйләде.

FIFA таләпләре буенча, шәхси транспортны калдыру өчен парковкалар стадион бинасының тышкы периметрыннан 800-1500 метр арасында оештырыла. Шуңа күрә тамашачылар автомобильләрен якында урнашкан сәүдә үзәкләре парковкаларында калдыра алалар: “Леруа Мерлен”, “Тандем” сәүдә үзәкләре, “Ак барс” көрәш сарае, “Татнефть-Арена”, “Мега”, “Южный” һәм “Максидом”. Аларда 11080 урын каралган.

“Шәһәрлеләр һәм башкала кунакларына хәрәкәт итү маршрутларын алдын уйларга, мөмкин булса, уеннар көннәрендә шәхси транспорттта баш тартырга киңәш итәбез”, - диде Д.Фәттахов. Ул өстәгәнчә, чемпионат вакытында җәмәгать транспорты эше көчәйтелә. 14 июньнән 15 июльгә кадәр “Энергетика университеты” һәм “Кәҗә бистәсе” тукталышлары аша үтүче транспорт эше төн уртасына кадәр дәвам итәчәк. Транспорт эшендәге үзгәрешләр “соңгы миль” радиусында һәм “Казан” гаилә үзәге аркылы уза торган транспортка гына кагыла.

Чемпионатка Казанда транспорт өчен вакытлыча борылыш элмәкләре ясалды. Ямашев проспектында киселештән 200 м арасында Адоратский урамыннан стадионга таба һәм Академик Арбузов урамы ягыннан урап узу күперенә төшү юлында. Шулай ук пассажирларны төшерү һәм утырту зоналары да билгеләнде.

Матч тәмамлангач, тамашачыларны 400 автобус, 20 өч секцияле трамвай һәм 29 троллейбус өйләренә таратачак. Әлеге маршрутлар эше матчлардан соң өч сәгать дәвам итәчәк.

Җанатарлар уңайлылыгы өчен шәһәрдә 48 шаттл эшләячәк. Алар футболчыларны “соңгы мильга” кадәр бушлай илтәчәк. Шаттллар Спорт сараеннан кузгала, маршрут буенча Кәҗә бистәсе аркылы пассажирларны “Адоратский ур.” тукталышына кадәр илтәчәк, шулай ук “Казан-2” тимер юл вокзалыннан “Тандем” һәм “Парк хаус” сәүдә үзәкләре аркылы “Адоратский ур.” тукталышына кадәр. Моннан тыш, кирәк булган очракта, матч башланырга 4 сәгать кала, аэропорттан “Адоратский ур.” тукталышына кадәр шаттллар оештырылачак.

Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, футбол буенча дөнья чемпионатының казанлылар тормышына үзгәрешләр кертәчәге турында алдан хәбәр ителгән иде. Ул шәһәрлеләрне җәмәгать транспорты эшенең үзгәрүе турында мәгълүматлаштыруны көчәйтергә кушты. “Бу сорауга игътибарны арттырырга һәм чепионат алдыннан тагын бер тапкыр искәртергә кирәк, - диде Мэр. – Барыбер кем дә булса бу мәгълүматны беренче тапкыр ишетәчәк. Аңлавыгызны сорыйм – бу регламент, без аны үтәргә тиеш”.

Фото: https://www.kzn.ru

https://www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев