Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Имәнлек» метро станциясе кайчан әзер булачак?

Бүгенге көндә “Дубравная” яңа метро станциясен төзү буенча эшләрнең төп күләме төгәлләнгән, берничә вак кагазь эшен санамаганда, янәшәдәге территорияне төзекләндерү эшләрен башкарырга гына кала. Тиздән метро ачылыр һәм эшли башлар дип көтелә.

Имәнлек (Дубравная) дип исемләнгән яңа метро станциянең ачылышы 2017 елның 30 августына планлаштырылган иде.

Ләкин август башында ачылыш кичектерелде. Казметрострой оешмасының генераль директоры Марат Рәхимов Имәнлек станциясе 2017 елның ахырында ачылачак дип сүз биргән иде. Хәзер исә ачылышны 9 май көненә күчерделәр.

“Главинвестстрой РТ” дәүләт казна учреждениесенең җир асты транспорт корылмаларын төзү бүлеге башлыгы Андрей Захарченко сүзе буенча, бүгенге көндә станциянең архитектур бизәлеше тәмамланган, баскыч платформалар әзер – аларны ясау өчен 50-40 кв. м. гранит плитәләре сарыф ителгән. Бизәү өлешеннән вак-төяк эшләр генә калды: эшчеләр тактиль плитәләр урнаштыру белән шөгыльләнә. Шулай ук, вентиляция системасын төзү эшләрен төгәлләргә кирәк.

Төзекләдереләчәк территориянең гомуми мәйданы 30 мең кв. м. тәшкил итә. Әлеге территориядә вак таш, асфальт капламы җәергә, янына агачлар һәм куаклар утыртырга планлаштырыла. Бүгенге көндә объектта 150-180 кеше эшли. — дип хәбәр итә KZN.RU сайты.

метро

Искәртеп китик, Казан метрополитены 2005 елда шәһәрнең меңьеллыгын бәйрәм итү вакытында ачылды. Бүгенге көндә беренче линиядә 20 км-дан артык озынлыктагы 10 станция исәпләнә. “Җиңү проспекты” метро станциясеннән “Дубравная” метро станциясенә кадәр линия булдыруга республика 5,2 млрд сум бүлеп биргән. 2012 елда проект һәм әзерлек эшләре башланды. “Дубравная” станциясе метрополитенның 12 станциялек икенче линиясенә күчеп утыру урыны булачак. Бүгенге көндә шәһәрдә тәүлек эчендә метродан 120 мең кеше файдалана, яңа станция кертү белән пассажирлар агымы 20-25% артачак дип көтелә.

Фото: https://www.kzn.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев