Имтиханга түгел, тормышка әзерләргә кирәк
- Узган ел республика укытучылары өчен беренче тапкыр диагностик тест уздырылды. Нәтиҗәләрне анализлау эше районнарның үзләренә йөкләнде. Кайбер төбәкләрдә күрсәткечләрнең гадел булуы шик уята, - дип белдерде республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов мәгариф хезмәткәрләренең коллегия утырышында. Кайчагында кат-кат аңлатырга туры килә Билгеле булганча, БДИ рәвешендәге тикшеренүләрдә 15 меңнән артык педагог...
- Узган ел республика укытучылары өчен беренче тапкыр диагностик тест уздырылды. Нәтиҗәләрне анализлау эше районнарның үзләренә йөкләнде. Кайбер төбәкләрдә күрсәткечләрнең гадел булуы шик уята, - дип белдерде республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов мәгариф хезмәткәрләренең коллегия утырышында.
Кайчагында кат-кат аңлатырга туры килә |
Билгеле булганча, БДИ рәвешендәге тикшеренүләрдә 15 меңнән артык педагог катнашты. Министрлык укытучыларның имтихан нәтиҗәләрен сер итеп сакларга вәгъдә биргән иде. Шулай булды да. Әмма министрны әле шикләндергән нәрсәләр дә юк түгел. Әйтик, Кукмара, Балтач, Арча, Мамадыш, Лениногорск районнарындагы педагоглар иң югары нәтиҗәләргә ирешкән. Бер караганда, моңа сөенергә генә кирәк. Әмма шул ук вакытта укучыларының белем дәрәҗәсе моны аклап җиткерми. Быел Татарстан укытучылары тәҗрибәсенә илнең башка педагоглары да таянырга җыена. Әлегә сынаулар рус теле һәм математика укытучылары өчен үткәреләчәк.
Бүгенге тормышны нигездә укытучы галиҗәнаплары үзгәртә алуын, ниһаять, аңладылар. Димәк, белемнең сыйфатын яхшыртырга тырышу да юктан түгел. Казанның 19 нчы гимназиясе директоры, республика мәктәп директорлары оешмасы рәисе Нияз Гафиятуллин да моны фәнни тикшеренүләргә бәйләп аңлатырга тырышты. "Белем бирү сыйфаты турыдан-туры укытучының белеменә бәйле. Грантлар бирү мәктәпкә яхшы укытучыларны җәлеп итү эшен җиңеләйтте. Өч ел эчендә бу мөмкинлектән 20 укытучы файдаланды.
Ләкин яшь укытучылар өчен грант бирү бары тик өч елга гына сузыла. Аларны яңа дәрәҗәгә чыгару өчен әлеге вакыт кына җитми. Укытучыларның белемен гел тиешле югарылыкта тотарга кирәк. Шушы максаттан, аларны категорияләрен күтәрергә җибәрәбез, дәресләрне артыграк бирергә тырышабыз. Шулай да тизрәк республикада укытучының профессиональ үсеш системасын булдыруны көтәбез. Бу хакта директорлар советында сөйләшү булды. Укытучыларның "алтын фонды"н үзебез дә туплый алабыз. Моны чыгарылыш укучыларын мәктәпкә җәлеп итеп, яхшы укытучылар арасыннан директор урынбасарлары әзерләп хәл итеп була", -диде яшь директор.
Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов үз чыгышында кадрлар кытлыгына да тукталды. "Бүген физика, математика укытучыларының яртысының яше 50дән артып бара. Максатчан программа әлеге мәсьәләне уңай якка хәл итәргә булышыр дип өметләнәбез. Без дә үз көчебездән килгәнне эшләргә тырышабыз. Районда 125 педагог торак шартларын яхшыртты", - диде ул. Ул шулай ук районда белем сыйфатының тотрыклы булуын, укучыларның имтиханнарны уңышлы тапшыруын әйтеп үтте. Тәрбия, хезмәткә өйрәтү мәсьәләсенә дә игътибар бирәләр. Сыйныф сәгатьләрендә балаларны чиркәү, мәчетләргә алып баралар. Балалар ялгыз әби-бабайларга да теләп булыша. "Әтиләр клубы" тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга үз юлларын табарга булыша. Укучыларның район эшмәкәрләре белән очрашулары уздырыла.
- Соңгы биш елда мәгариф өлкәсендә зур эшләр башкарылды. Яңа объектлар төзелде, матди як ныгыды, укытучылар өчен яңа программалар гамәлгә ашырылды. Бу үзгәрешләрне нигезне үзгәртеп кору бишьеллыгы дип әйтергә мөмкин, - дип белдерде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков. - Республика укучыларының белем күрсәткечләре ил буенча уртача күрсәткечләрдән 10-20 процентка югарырак. Ләкин алдынгы мәктәпләр белән беррәттән, артта калганнары да юк түгел. Һәр балага да бер үк дәрәҗәдә сыйфатлы белем биреп булмый. Шуңа күрә андый укучылары булган мәктәпләргә ярдәм итү системасы булдырырга кирәк.
Илдар Халиков мәктәп директорларын, урынбасарларны кәгазь боткасыннан арындырырга кирәклеген дә искәртте. Бу эшне узган елгы хисапларга таянып анализларга киңәш итте. Бүгенге мәктәпләрнең БДИ бирү белән мавыгуын да телгә алмыйча булдыра алмады. "Без балаларны имтиханга түгел, тормышка әзерлибез. Аларның сәламәт, милләтпәрвәр, уңышлы кеше булуы да мөһим. Мәктәп наркоманнар, үз-үзләренә кул салучы, начар гамәлләр кылган яшьләр булмавы белән дә горурланырга тиеш", - диде ул.
Бакчаларда бәләкәчләр өчен урыннар булдырыла. Киләсе елларда яңа мәктәпләр төзеләчәк. Икенче сменадан котылу җаен да эзлиләр. Техникум, вузлар да игътибардан читтә калмый. Кыскасы, шартлар яхшыруны һәркем сизәдер. Укучыларга, студентларга бары тырышып белем алырга гына кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев