Инаугурация табышмаклары. Күзләр Киевкә төбәлгән
Мәгълүмат кыры, бигрәк тә урыс телле мәгълүмат кыры Украинаның яңа Президенты Зеленскийның пафослы инаугурациясе тәэсирендә. Элекке совет республикалары булган дәүләтләрдәге яңа Президент тарафдарлары аның һәрбер адымына мөкиббән китеп соклану белдерсәләр, оппонентлар Президент таныклыгының идәнгә төшеп китүендә начар билге күреп сөенәләр, дәүләт мөһерендәге Украина гербын астын өскә әйләндереп тотуыннан тирән мәгънә эзлиләр.
Бер нәрсә ачык: Россиянең көнбатыш чигендәге күршесе – кайчандыр бер түбә астында уртак язмышны бүлешкән дәүләттәге вакыйгага беркем дә битараф түгел. Язмыш кушуы буенча аркадашлар булырга тиешле ике дәүләт мәгълүм сәбәпләр аркасында дошманлашканнан соң, яңа типтагы лидерның сәясәт сәхнәсенә күтәрелүе зур үзгәрешләр вәгъдә итеп, кемнәрнедер шомга сала, кемнәрдәдер тыелгысыз сөенү хисләре уята.
Мәскәү Кремле күрше ил Президентын котлаудан баш тартты. Бу адым мөнәсәбәтләрдәге киеренкелек сакланачак дигәнне аңлата. Зеленский үзе исә Донбасстагы кан коешны туктатырга вәгъдә итә, моның өчен берни белән дә исәпләшеп тормаячагын, хәтта тынычлык хакына яңа яуланган постын югалтудан да курыкмаячагын белдерә. 2014 елда төенләнгән канлы төенне чишү исә бик кирәк. Украина һәм Россия сәясәтчеләре үзара кара-каршы адымнар ясамыйлар икән, каршылык тирәнәеп, яңадан кискен канлы конфликт төсен алырга мөмкин. Яңа Украина Президенты, бер дә тартынмыйча, Россияне агрессор дип атый, Донбассны гына түгел, Кырымны да кайтарып алырга вәгъдә итә. Мәскәү, мәгълүм инде, аның бу сүзләренә тырпаеп, каш җыерып җавап бирә. Шуңа күрә дошман лагерьлардагы сәясәтчеләрнең бер-берсенә таба дусларча адымнарын, кул кысышуларын көтәргә кирәкми. Зеленский тантанага килгән АКШ делегациясеннән Мәскәүгә каршы санкцияләрне көчәйтүне, яуланып алынган җирләрне кире кайтаруда ярдәм күрсәтүне сорады инде. Яңа гына Украина армиясенең баш командующие дилбегәсен алган кеше башында кан коешны туктатуның ниндидер стандарт булмаган чишелешләре бармы – анысы сер булып кала.
Зеленский беренче адымнарыннан ук үзен кискен гамәлләр кешесе булып таныта: хөкүмәт лидерлары һәм хәрби җитәкчелек инде отставка хәлендә, Югары Рада куып таратылу стадиясендә. Соңгысы турында әлегә бәхәсләр бара: ил Конституциясе чираттан тыш сайлауга мөмкинлек бирәме-юкмы дип тарткалашалар. Бүген үк инде яңа лидер депутатларның кагылгысызлыгын бетерү, законсыз баеган өчен җинаять җаваплылыгы турында законнар кабул итүне таләп итә. Эстония Президенты белән ике яклы очрашу вакытында: “Минем президентлык вакытында “телефон хокукы”, судьяларга басым ясау булмас дип вәгъдә бирәм”, – дигән сүзләре яшен тизлегендә таралып өлгерде. Әлегә ул үзен зур һәм кискен вәгъдәләр кешесе итеп таныта, гамәлләр сүз сөйләүгә караганда авыррак булачак, билгеле. Сәясәт урманын төптән кисеп, яңа үсентеләр утыртырга кирәк булачак. Бу – мавыктыргыч, ләкин тормышка ашыру өчен катлаулы эш...
Фото: скриншот видео
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев