Инфляцияне савытка яшерү. Барысы да йомыркадан башлана
Россиялеләр Яңа ел махмырыннан айнып та бетмәделәр, базар алыпсатарлары аларга бал-маскарадның яңа төрен тәкъдим итте. Мошенникларның яңа алдау ысулын беркатлы илдәшләр тиз генә аңышмаслар да иде, мөгаен.
Тик дошманнар йоклап ятмый. “Би-би-си”ның рус телендәге чыгарылышы 11 гыйнварда Удмуртия кибетләрендәге йомырка савытындагы йомыркалар исәбен санап, бөтен дөньяга сенсацияле хәбәр таратты. Йөз еллар буена дистәләп сатылган йомырканы “Вараксино” кошчылык фабрикасында 9 данә генә төргәкләргә өйрәнгәннәр. Бик креатив бу адымга алар кем киңәше белән баргандыр, ул кадәресе мәгълүм түгел, әмма социаль челтәрләрдә бөтен Россия күз яшьләре аша шаркылдап көлә бүген.
Халык авыз иҗатының бөтен жанрлары берьюлы хәрәкәткә килде: кыска канатлы гыйбарәләр, бәет калыбындагы шигъри иҗат, рәссам карикатураларын бизәгән йомры сүзләр – берсе дә калмады. Кошчыларның иҗади канатланышының сәбәбе бик гади: йомыркалар санын киметсәң, бәяләр күтәрелү күзгә бик сизелми. Күпчелек мокытлар савыттагы йомырка санын исәпләп тә тормый, киштәгә куйганны күтәрә дә китә. Йомырка махинациясе сатып алучыларны төргәкләнгән һәм савытка тутырылган азык-төлеккә игътибар беләнрәк карарга мәҗбүр итте.
Баксаң, җиләк-җимеш сыгынтылары тутырылган пакетлар 2013 елда ярты литрлы булса, бүген 0,485 литрлы гына икән. Сөт салынган пакетлар да 1 литрлысы 0,9 литрга, 1,5 литрлысы 1,45 кә кадәр кечерәйгән. 2013 елда 350 грамм булган каймак савыты 2016 елда 330 граммлыга әверелгән. Шоколодлар, майонез савытлары, хәтта сыра банкасы кечерәю ягына таба эволюцион үзгәреш кичергән. Бер яктан караганда монда алдау юк та инде: чөнки тышлыкка күләм һәм авырлык дөрес итеп языла. Тик маркетологларның бу табышлары турында гыйбадлар уйланып тормыйлар: элек бер килога түләгән акчаны рәхәтләнеп 900 граммга түләп кайтып китәләр. Бәяләр исә яшерен рәвештә дә, ачыктан-ачык та үсә.
Газета хәбәрчесе тиз генә Татарстан базарларындагы бәяләр мониторингына күз йөртеп чыкты. 27 декабрь бәясе белән 10 гыйнварныкын чагыштырды. Бер дистә йомырканың уртача бәясе республикада шул чор эчендә 2,9 процентлык үсеш кичергән: 64 сум 12 тиеннән 65 сум 99 тиенгә әйләнгән. Йомырка сикереше Баулы районында рекорд куйган: анда бер дистә йомыркага 80 сум сорыйлар. Искә төшерик: 2014 ел кризисы 2013 елда йомырка бәясе биюдән башланган иде. Бәяләр күтәрелүне оныттыру өчен, ул чакта патриотларга Кырымны бүләк итәргә, Донбасс иттурагычын оештырырга туры килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев