Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иннополиста чүпне алты төргә аерып җыялар

Яңа җайланмалар чүп савыты тулгач, төбәк операторына хәбәр бирәчәк.

Иннополис “акыллы” шәһәрендә чүпне аерып җыю өчен яңа контейнер урнаштырылган, биредә чүпнең алты төре аерыла. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Иннополис шәһәрендә файдаланылган чималны тулысынча аерып җыю өчен эшләнгән беренче контейнерны урнаштырганнар. Әлеге чүп савытының кабат эшкәртелә торган чүп-чарның төрле төрләрен: пыяла, пластик, кәгазь, тимер, тукыма әйберләр һәм полиэтилен калдыкларын җыю өчен алты бүлеге бар.

“Контейнер шәһәрдә яшәүчеләрнең соравы буенча урнаштырылды, аларның күбесе чүпне даими рәвештә аерып җыя. Быел ай саен калдыкдарны җыю буенча акцияләр үткәрелеп килде, аларның һәркайсы барышында 600 килограммнан 1 тоннага кадәр калдык җыеп алынды,” – ди Иннополис шәһәренең шәһәр проектлары бүлеге җитәкчесе Мария Белова.

Алга таба Иннополиста контейнерлар мәйданчыклары санын арттыру, шулай ук аларның тулганлыгын күрсәтүче датчикларны сынап карау планлаштырыла. Әлеге җайланмалар төбәк операторына чүп савытының тулуы һәм аны чыгарырга кирәклеге турында сигнал бирәчәк. 

Фото: Салават Камалетдинов

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев