Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонына әзерлек бара

ТНВ студиясендә «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонын үткәрергә әзерләнәләр. Аның трансляциясе телеканалда 15 июльдә 08.00-20.00 сәгатьләрдә узачак.

«Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонына әзерлек бара

Кадрлардан чыгып фикер йөрткәндә, студияне патриотик стилистикада бизиләр.

Искәртеп үтәбез, барлыгы 60 кеше туры эфир кунагы булачак. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һ.б. бар.

Трансляция вакытында тамашачылар хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә каралган ярдәм чаралары, контракт төзүнең нечкәлекләре һәм 1,5 миллион сумга якын акчаны ничек алырга икәнлеге хакында беләчәк, шулай ук татарстанлыларга махсус хәрби операция өчен республикада җитештерелә торган уникаль продукция күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

Район һәм шәһәр башлыклары да катнашыр дип көтелә, алар арасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә булачак. Россиянең башка төбәкләреннән тоташулар да планлаштырылган.

Искәртеп узабыз, туры эфир телевидение аша гына түгел, ТНВның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә һәм канал сайтында да трансляцияләнәчәк.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин. 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча тулырак белешергә була.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

TNV.RU фотосы

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/patriotik-stilistika-inu-armiyasena-kusyl-telemarafonyna-azerlek-mizgellare-5890445

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев