Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңү көненә депутат Марат Галиев тыл ветераннарына бүләк ясады

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Марат Ибраһим улы Галиев районыбызның төрле җирлекләрендә яшәүче 47 кешегә 2023 елның икенче яртыеллыгына «Саба таңнары» газетасына язылу бүләк итте.

 Райондашларыбызның социаль мәсьә­ләләрен хәл итүдә һәм башка төрле юнәлешләрдә максатчан эшләүче дәүләт ышанычлысының бу бүләген нигездә сугыш чоры балалары, Килдебәк авылында яшәүче 10 өлкән кеше, социаль яклау бүлеге тәкъдим иткән исемлек аша – 18, шулай ук Байлар Сабасында яшәүче 19 өлкән кеше кабул итеп алды. Марат Ибраһим улының күркәм гадәтенә тугры калуы бик тә куанычлы: ул узган ел да 38 кешене «Саба таңнары» газетасына абунә белән сөендергән иде. Депутат бүләгенә ия булучылар арасында Байлар Сабасында яшәүче мөхтәрәм өлкәннәребез Фәһимә апа Мостафина һәм Әнвәр абый Гафиятуллин да бар. Бу көннәрдә аларның үзләре белән дә күрешеп сөйләштек. Сабый чактан тормыш сынауларын күп кичереп, бүген ялгызлыкта яшәүче Фәһимә апа өлкән яшьтә булса да газета-журналларны күпләп алдыра.

Ул 30 ел «Саба таңнары» газетасы типографиясендә хәреф җыючы булып эшли. «Бик яратып эшләдем, хезмәтемне күрделәр, күп Мактау кәгазьләренә лаек булдым. Бүген дә «Казан утлары», «Агыйдел» журналлары алдырам, китаплар да укыйм. Әни мәрхүмә үзе бер сүз укый-яза белмәсә дә, газета-журналларны күпләп алдырды. Өлкән яшькә җиткәч тә, почта киләсе көнне тышта озак торып чыланмасыннар дип тартмадан алырга чыгып китә иде. Мин аңа кычкырып укый идем. Яңа фатирга күчкәндә дә: «Ул журналлар белән нәрсә эшлисез?» – дип бездән кеше көлеп калды. Берсен дә үзебездән калдырмадык. Әни мәрхүмә: «Асия, табак-савыт синеке, син, әйдә, миңа кычкырып укы", дип мине алып китә иде.

Бүген 83 яшьтә булсам да, укымыйча тора алмыйм», – ди Фәһимә апа Мостафина. Гомер буе типографиядә газета чыгару эшендә хезмәт куйган Фәһимә апаның иҗадилык үзенә дә күчкән: ул озак еллар күңелендә йөрткән уй-кичерешләрен шигырь юлларына күчерә. Безгә дә дәфтәр-дәфтәр булып тупланган шигырьләренең бер­ни­чәсен укып күрсәтте. Үзен зурлау­ларына, район басмасы бүләк итеп сөен­дерүләренә кат-кат рәхмәтен белдерде.

 Байлар Сабасында яшәүче Рәфидә Якуп кызы һәм Әнвәр Нургата улы Гафиятуллиннар да – гомер буе вакытлы матбугаттан аерылмаган, рухи байлыкны барыннан өстен куеп яшәгән күркәм гаиләләрнең берсе. Әнвәр әфәнде җаваплы вазифалар башкарып, озак еллар районның ветераннар советын җитәкләде, Рәфидә ханым гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мөгаллимә.

 «Без 1984 елның октябрь аенда Сабага эшкә килдек. Урнашуга 1985 ел өчен газетага язылып куйдык, инде «Саба таңнары»н 39 ел буе алдырабыз. Бер хәрефен дә калдырмыйча укыйбыз. Элегрәк басманың төпләнмәсе белән саклап бара идек. Хәзер генә бераз ялкауландык, болай гына җыйнап куябыз. Яратып укыйбыз, бик кирәкле мәгълүматларны язып та алабыз. Үзем дә эшләгән чорда «Саба таңнары»на укыту-тәрбия мәсьә­ләләре буенча мәкаләләр яза идем», – ди Рәфидә Якуп кызы.

 «Районның бөтен хәбәрләрен «Саба таңнары» газетасы аша беләбез. Депутат Марат Галиевка ярдәме өчен зур рәхмәтлебез, ке­шегә карата кайгыртучанлык, игьти­бар бит инде бу, ә ул бу тормышта бик кирәк. Марат Ибраһим улы – халыкка бик якын кеше. Депу­тат шундый булырга тиеш", – дип тәэсирләре белән уртаклашты  Әнвәр Нургата улы. Аның сүзләренә өстәп, әлеге игелекле гамәлләр дәвамлы булсын иде, дип кенә теләргә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев