“Җир сәгате” акциясе
Һәр ел мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән “Җир сәгате – 2О19” акциясе үткәрелә.
Әлеге чара төрле илләрдә яшәүчеләрнең энергия ресурсларын саклау, планетар масштабта экология вәзгыятен яхшырту проблемаларын хәл итүдә теләктәшлеген символлаштыра. Быел акция 30 мартта 20.30-21.30 сәгатьтә узачак. Шушы вакыт аралыгында оешма-предприятиеләргә һәм учреждениеләргә әлеге акциягә кушылырга һәм административ биналарның архитектура-декоратив яктыртылышын кабызмаска , шулай ук гражданнарның тормыш эшчәнлеге иминлеге белән бәйле булмаган объектларда бер сәгатькә утны сүндереп торырга тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев