Җир тетрәү нәтиҗәсендә 14 кешенең гомере өзелгән
Италиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә кимендә 14 кеше һәлак булган дип хәбәр итә РБК.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Аккумолида - 6 кеше, Аркуата-дель-Тронтода - 5 кеше, Пескара-дель-Тронтода бер бала үлгән, ә аның әти-әнисе хәрабәләр астында калган.
Сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм хәрабә астында калучыларның әлегә саны төгәл билгеле түгел.
Беренче тетрәү Мәскәү вакыты белән 4:36да 6,0 магнитудалы булса, икенче тетрәү 5,4не тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев