"Ирем дә кадерле, әмма бер нинди файдасы тимәгән сөяркәмне дә яратам"
Бер яшь ханымнан интернет аша хат килде. Сүзгә-сүз китерәм.
«Хәерле көн, Илфак абый. Сез күпне үткән, күргән кеше, бер киңәш бирегез әле.
Минем гаиләм, ике балам бар. Әммә бүген үземнән утыз яшькә олырак кеше белән очрашам. Инде ел ярым. Миңа бик кыен. Үз ирем дә кадерле миңа. Әмма теге кешене дә яратам (аның миңа бүләкләр биргәне дә, файдасы да тигәне юк). Мин хәзер нишләргә дә белмим, ике ут арасында яшим. Миңа киңәш бирсәгез иде, Сез нәрсә эшләр идегез минем урында? Әллә шулай берни булмагандай яшәп кенә ятыйммы?»
Аптырадым. Чыннан да. Җитмәсә, Сылу исеме белән язган әлеге ханым, киләсе хәбәрендә, үзе очраша торган ир өчен дөнья тубыктан булуы, өендә хатынын тормыш алып бару, бары тик ятак өчен генә куллануын да хәбәр итте.
«Беренче балаларыгыз турында уйлагыз инде алайса», - дип җавап яздым.
Тормыш шул бу. Әллә ниләр очрый, әллә ниләр килеп чыга. Әлбәттә, бүген бик күп кызлар үзләренә пар таба алмый интеккән бер заманда, ире, ике баласы булган ханымның гаиләле, үзеннән 30 яшькә олы кеше белән очрашып йөрүе, чыннан да, аптырарлык. Ләкин йөрәккә кушып булмый. Андый парлар да шактый бүген. Гомумән, әбиләр исән булса, бүгенге гаилә хәлләрен, үзара мөнәсәбәтләрне күрсә, ахырзаман җитүе шушыдыр, диярләр иде.Соңгы 20 ел эчендә бик үзгәрде шул мөнәсәбәтләр. Замана шаукымыдыр инде, бүген аерылышучылар гаилә коручыларга караганда күбрәк булган, бөтен нәрсә дә мөмкин дигән заманда яшибез. Көне буе әлеге ханым турында уйланып йөрдем. Юк, әллә нинди фәлсәфәләр чыгарып, кемнедер акылга өйрәтәсем килми. Мин булдыра торган нәрсә дә түгелдер ул, тик менә... Ике бала анасы бит әле ул. Алар үскәч, берәрсе: «Сезнең анагыз шундый иде», - дип әйтсә?!
Ана кеше, гомумән, хатын-кызга шул яклап та авырдыр. Киләчәк буын өчен җаваплылык алар кулында. Ләкин... Ләкин тормыш бит һәм йөрәккә боерып булмый шул.
Ә сез Сылуга нинди киңәш бирер идегез?
Илфак Шиһапов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев