Яңалыклар
Иркутск өлкәсендә юкка чыккан Ил-76 очкычында булган 6 кешенең тән калдыклары табылган
1 июльдә Иркутски өлкәсендә юкка чыккан Ил-76 очкычы калдыклары бүген иртән Балыклы Уян торак пунктыннан 4 километр ераклыкта табылган.
Анда 10 кеше булганлыгы билгеле иде. Аларның алтысының тән калдыклары һәм бер кара тартма табылган. Эзләү-тикшеренү эшләре әле дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез: Иркутстки өлкәсендә янгын сүндерүдә катнашкан Ил-76 очкычы 1 июльдә юкка чыккан иде.
Экипаж диспетчерлар белән 5:54тә планлы элемтәгә чыга, чираттагысы 6:30да булырга тиеш була. Тик алар тиешле вакытта элемтәгә чыкмый.
Бу әлеге очкычның шул иртәдә башкарылган икенче очышы була. Янгын сүндерегә киткән очкыч беренче уңышлы очышын 4:00тә башкара, аннан кайтканнан соң, 5:00дә икенче очышка китә һәм юкка чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев