Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иртәгәдән республика территориясендә янгынга каршы режим кертелә

Махсус режим 30 апрельдән 15 майга кадәр гамәлдә булачак.

Иртәгәдән, әлеге карар нигезендә, республика территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлгә керәчәк. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар турында"гы (12.04.2014, № 236 ) карары карар нигезендә, янгынга каршы махсус режим чорында:

- корыган үләнгә һәм чүп-чарга ут төртү;
- урманда, янгын чыгу куркынычы янаган торак пунктларда, урман кишәрлекләре белән чиктәш торучы гражданнарның яшелчә бакчаларында һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләрендә, балаларны савыктыру лагерьларында, икътисад, савыктыру оешмалары объектларында, шулай ук урман-парк зоналарында, торфлы урыннарда һәм урман биләмәләре белән күрше торучы ачык территорияләрдә ут ягу;
- ачык утта (учакта, мангалда) ризык әзерләү тыела.

Әлеге Карар белән расланган исемлеккә туры китереп, шулай ук 1-3нче класс куркынычлылыгына караган пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.

Фото: eco.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев