Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске елны… балык тотып озаттылар

Арча районы Урта Сәрдә авылында «иске ел»ны – 2018 елны үзләренчә озатып йөриләр икән. Кызык, күпләр бит иске елны 13 гыйнварда бәйрәм итергә ияләшкән, ә бу авылда исә бу гадәтне декабрь аенда билгеләп үтәләр. Кызык була дип әйттеләр дә, үзем барып карарга булдым.

Әле күптән түгел генә 2018 елны каршы алган идек. Әле генә кыш бабай белән кар кызы бүләкләр өләшкән иде. Бүген исә инде 2019 ел ишек кага. Күп булса 10 көн калгандыр яңа ел җитәргә. Бар да ашыга-ашыга әлеге бәйрәмгә әзерләнә: кемдер бүләкләр ала, кемдер яңа ел өстәлен бизәргә салат рецепты эзли, кайберәүләр кибетләрдә мандарин алу өчен генә дә яртышар сәгать чират тора. Әйтерсең мандарин соңгы көн сатыла…

Күпләр чыршы бизәгәндер инде, яңа ел төнендә балаларга бүләк алып килсен өчен кыш бабай белән кар кызын да чакырганнардыр.

Ә менә Арча районы Урта Сәрдә авылында «иске ел»ны – 2018 елны үзләренчә озатып йөриләр икән. Кызык, күпләр бит иске елны 13 гыйнварда бәйрәм итергә ияләшкән, ә бу авылда исә бу гадәтне декабрь аенда билгеләп үтәләр. Кызык була дип әйттеләр дә, үзем барып карарга булдым.

Әйе, чыннан да, бик күңелле булды. Иң беренче булып Кыш бабай, кар кызы һәм иске ел тимер ат чанасында утырып урам әйләнделәр. Авыл халкын киләчәк бәйрәм белән котладылар. Аннан исә су буена төшеп, ярыштан балык тотып, тау шуып, төрле уеннар уйнап күңел ачтылар. Кем күбрәк балык тота, шуңа Кыш бабайдан бүләк дигәнгәме, әллә минем кебек нинди гадәт икән бу дип кызыксынганмы, халык бик күп җыелган иде. Кечесе-олысы кем күбрәк балык тотар икән дип күзәтте. Балалар тау шуды. Салкын булса да, берәү дә өенә кайтып китмәде, тунганнарны кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар.

Ни гаҗәп, су буенда чыршы да бизәлеп куелган иде. Ярыш тәмамлангач, авыл халкын шашлык белән сыйладылар. Менә шулайрак иске елны озата Сәрдә халкы. Кызык, күңелле һәм үзгә! Кемдер табын артында утырса, бу авыл халкы табигать кочагында тау шуып, балык тотып үткәрә бу бәйрәмне!

Кыш Кыш1 Кыш2

Фото: http://idel-tat.ru
http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев