Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Истәлекле медаль белән бүләкләнде

9 июнь көнне "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXIII конференциясе булып узды. Анда Саба муниципаль районыннан делегатлар һәм кунаклар катнашты.

Конференциядә "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең лаеклы әгъзаларын медальләр, дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләде. Саба җирле бүлегенең "Бердәм РОССИЯ" нең "Яшь Гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Айнур Халиев Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин кул куйган "#МыВместе-Без бергә" Бөтенроссия үзара ярдәм итү акциясен оештыруга керткән өлеш өчен" истәлек медаленә лаек булды.

Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев