Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштуган кызлары прическа ясауда ярыштылар

8 мартта Иштуган мәдәният йорты белгечләре кызлар өчен «Мин һәм минем толымым» конкурсы үткәрделәр.

Конкурс «Визит карточкасы» белән башланды. Башта кызлар үзләре һәм үз мавыгулары турында сөйләделәр. Аннары конкурсантлар чәчләренә гадәти булмаган прическалар ясадылар, интеллектуаль конкурста ярыштылар, кул эшләре күрсәттеләр. Конкурсантлар чәчләрне тәрбияләү кагыйдәләре турында сөйләделәр, үзләре кулланган кызыклы халык рецептлары белән уртаклаштылар. Конкурсның соңгы этабында кызларга яулык бәйләргә, бәйләү ысулының ничек аталуы турында сөйләргә туры килде. Чарада катнашучыларның барысы да зирәк, тапкыр, күпкырлы талантлы, оста һәм, әлбәттә, озын матур чәчле булулары белән сөендерделәр. Конкурс бер сулышта узды. Һәр этаптан соң жюри үз бәяләрен бирде. Кызларга бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев