Җитәкче белән бәхәскә керү мөнәсәбәтләрне үзгәртәме [сораштыру]
Бәхәсләшкәндә дә осталык кирәк! Җитәкчеләре белән бәхәскә керүчеләрнең бары тик 4 процентының гына хезмәт хакы арткан, дәшми калырга яратмаучыларның 3 процентын вазыйфаларында күтәргәннәр, тагын 2 процентны, премия биреп, сөендергәннәр. Әмма җитәкчелек белән каршылыкка керүчеләрнең 50 проценты эштән куылган. Superjob порталы мәгълүматларына караганда, Россиядә яшәүчеләрнең 69 проценты җитәкчеләренә бервакытта да каршы...
Бәхәсләшкәндә дә осталык кирәк! Җитәкчеләре белән бәхәскә керүчеләрнең бары тик 4 процентының гына хезмәт хакы арткан, дәшми калырга яратмаучыларның 3 процентын вазыйфаларында күтәргәннәр, тагын 2 процентны, премия биреп, сөендергәннәр. Әмма җитәкчелек белән каршылыкка керүчеләрнең 50 проценты эштән куылган. Superjob порталы мәгълүматларына караганда, Россиядә яшәүчеләрнең 69 проценты җитәкчеләренә бервакытта да каршы дәшкәне булмаган. Ә сез җитәкчегез белән уртак тел табасызмы? Бәхәсләшкән очракта сезгә карата мөнәсәбәт үзгәргәнен сизәсезме?
Нурия РӘХМӘТУЛЛИНА, кинотеатрда кассир:
- Бәхәсләшеп нәрсәгә ирешеп була? Аек акыллы җитәкче булса, бер хәл, ачу чыкканда әйтелгән сүзләрне ишетмәмешкә салышырга мөмкин яки онытырга тырышыр, бәлки, нәтиҗә ясап, уңай якка үзгәрер. Әмма андыйлар сирәк. Җитәкчеләр аның сүзен тыңлап, әмерен шундук үтәүчеләрне ярата. Гаделсезлекне күреп, күзен тырнап төртеп күрсәтеп каршы дәшәләр икән, үчен алмыйча туктамыйлар. Апам фермада эшли иде, эш шартлары начар, хезмәт хакы түбән, ашлыкны урлыйсың, дип әйтеп килде, нахакка рәнҗетелгәннәрне яклап сүз әйтте, ахыр чиктә, җитәкчесе эшеннән куды. Хәзер күрше авылга йөреп эшли. Әмма дөреслекне яратканга күрә ул дәшми калмый инде, анда да озак тотмаслар кебек.
Линар ГАТАУЛЛИН, реклама белгече:
- Мин бәхәсләшергә яратмыйм, андый очраклар барлыкка килә икән, ничек тә булса җайларга тырышам. Кызып китеп, җитәкчегә артыгын әйтеп салырга мөмкин. Җитәкче күз йомар, әмма юшкын калыр, ә бу эшкә комачаулый. Гомумән, конструктив сөйләшергә яратам. Бәхәсләшкәндә дә дәгъваларны дәлилләргә кирәк. Исбатлый алмыйсың икән, авызны ачып та торасы түгел. Эш вакытында төрлесе була. Ниндидер җитешсезлек була икән, җитәкче өстәл сугып сүгә: "Ник болай булды?!" - ди. Гаепне аерым хезмәткәргә аудармаса да, кеше аны үз исәбенә ала. Күңеленә якын алганга күрә үпкә әкренләп җыела, зурая аннары ташып чыга. Дипломатия заманы бит хәзер, аңлашып эш итәргә кирәк. Барыбыз да кешеләр, аңлашып яшәү мөһим.
Евгений ХӘМИДОВ, галим:
- Әрләшергә дә, күп тапкырлар үз фикеремне якларга да туры килде. Беренче эшемдә директор үчләште, әһә, каршы дәшәсеңме дип, эш өстәде дә өстәде. Әле, җитмәсә, кыска вакыт эчендә аны төгәлләргә дип әмер куя. Мин өлгерми башлагач, шелтәләр яудыра башлады. Утырышларда мине рәхәтләнеп сүгәргә мөмкинлек бар бит! Ахыр чиктә мине эштән кудылар, үз ирегем белән китәм дип имза куюдан баш тарттым. Ә алар ул штатны юкка чыгарып миннән котылдылар. Башкалар да мине якламады. Аерым бер кеше миңа аерым нотык та укыды: "Җитәкчелеккә каршы дәшәргә ярамый, син кем әле шулкадәр, башың яшь, фикер әйтергә хокукың юк, абруйлы урында эшләгәнгә рәхмәт укы", - дип җитәкчелек ягын каерды. Гәрчә директорның дөрес эшләмәгәнен барысы да күрә, белә, әмма тел яшерделәр.
Илназ БАҺ, җырчы:
- Әйткәләшкән бар иде, әмма каты бәрелү булмады. Каршылык чыкты, тик үпкәләшеп, рәнҗешеп аерылышмадык. Ахыр чиктә уртак фикергә киленде. Үземдә дә гаеп булгандыр дип уйлыйм, җитәкчелек тә мине аңлады. Кеше, ул кем генә булмасын - җитәкчеме, эшчеме, аның үз фикере, тормышка карашы булырга тиеш. Һәм аны әйтә белсен ул! Гаделсезлекне күрә икән, ник белдермәскә? Без бит сарык көтүе түгел. Аннары хезмәткәрнең җитәкчелеккә әйткән сүзләре файдага булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев