“Җитмеш яшьтә гаиләмне җимереп йөрмәс идем...”
Мин Бөгелмә районындагы бер авылда туып-үсеп, 18 яшемдә Карабаш эшчеләр бистәсендә ташчы булып эшләп алдым. Җәй көне бригадабызны Нурлатка бер айга командировкага җибәрделәр. Бу вакытта анда шикәр заводы төзелә башлаган, шунда Татарстанның төрле районнарыннан эшчеләр килгән иде. Алар арасында Минзәлә районында туып-үскән бик акыллы, тәртипле, искиткеч чибәр Талия (автор барлык...
Мин Бөгелмә районындагы бер авылда туып-үсеп, 18 яшемдә Карабаш эшчеләр бистәсендә ташчы булып эшләп алдым. Җәй көне бригадабызны Нурлатка бер айга командировкага җибәрделәр. Бу вакытта анда шикәр заводы төзелә башлаган, шунда Татарстанның төрле районнарыннан эшчеләр килгән иде. Алар арасында Минзәлә районында туып-үскән бик акыллы, тәртипле, искиткеч чибәр Талия (автор барлык исемнәрне атап язса да, без аларны үзгәртүне кирәк санадык - редакция) дә бар иде. Мин аны бары өч кенә көн озатып кала алдым, аннан командировкабызның вакыты бетеп, кайтып китәргә туры килде. Талия мине тимер юл станциясендә озатып калды. Аны өч көн озатуымнан алган тәэсир гомерем буена җитте. Без әле аның белән озак вакыт хатлар алышып тордык, әмма җырдагыча, әллә язмыш, әллә ялгыш - бергә була алмадык...
Хәләл җефетем белән 2009 елда туган авылыма сабантуйга кайттык. Абыйларда яшь чакларыбызны сагынып искә алып, фотолар карап утырдык. Шулвакыт, көтмәгәндә, яшьлек мәхәббәтемнең миңа истәлеккә дип җибәргән ике фотосы килеп чыкты. Җитмәсә, 1959 елда җибәргәненең артына йөрәгемне өзәрлек сүзләр: "Яшьлек бүләгем, сакла, гүзәлем", - дип язылган иде. Талиянең үзен күргәндәй булдым, йөрәгем кузгалды. Беренче очрашкан, танышкан кичләребезне уйлап, карточкаларга озак карап утырдым, яшьлекне, Талияне сагынудан күзләремә яшьләр килде. Туган җирдән торган җиргә - Уфага киткәч, өч көннән мине чираттагы инфаркт аяктан екты. "Ашыгыч ярдәм" белән сырхауханәгә, реанимациягә илтеп салып, анда ике көн, аннан гомуми палатада атналар буе яткырып, ахыр чиктә Кардиология диспансерына озаттылар. Анда йөрәккә операция ясадылар. Аңыма килүгә, Талия исемә төште. Ул реанимациядә мин аңыма килгәнне унбиш сәгать көтеп утырган кебек тоелды. Ике тәүлек әҗәл белән көрәшеп ятканда, башымда: "Их, Талияне бер генә күрсәм, үлсәм дә үкенмәс идем", - дигән уй гына бөтерелде. Мине гомуми палатага чыгарганда хатыным анда иде инде. Ул атна буе янымда мине саклап яшәде, аягыма баса башлагач, кайтып китте. Ул киткәч, янымдагы иптәшемнән ручка сорап алып, озын гына ике шигырь язып куйдым. Сырхауханәдән чыккач, аны Бөгелмә районы газетасына җибәрдем. Талиягә багышланган әлеге мәхәббәт шигырьләрем басылып чыккан. Һәм шул газета, очраклы рәвештә, Талия кулына килеп эләккән. Шуннан ул минем абый янына килеп, безнең кайчан, ничек танышканны сөйләп биргән, минем телефон номерымны сорап алган. Безнең өйгә күп тапкырлар чылтыраткан, телефонны хатын алган, әмма миңа бу хакта берни әйтмәгән. Шуннан Талия абыйны күндереп, озын юллар үтеп, безнең өйгә килгән. Чәйләп алгач, азрак сөйләшеп утырдык та, алар кайтырга кузгалдылар. Талия, бүтәннәргә сиздерми генә, чалбар кесәмә язу тыкты. Озатырга чыккач: "Ныклап уйла, яме", - диде. Ул миңа биргән кәгазь кисәгендә адресы, телефон номеры һәм берничә куплет шигырь язылган, ә анда: "Бәлки, ишегемне кагарсың?" - дигән сүзләр булган икән. Ләкин ул язуны миңа кадәр хатыным укып өлгереп, ертып ташлаган иде. Моңа үзем гаепле. Хатыным миңа әйтми генә телефон номерыбызны да үзгәртеп куйган булып чыкты. Моны соңыннан гына белдем. Шуннан күрше хатыны ярдәме белән Талиянең телефон номерын эзләп таптым һәм аның белән көн саен сәгатьләр буе сөйләшә башладык. Бу вакытта хатыным шифаханәдә иде. Ул иртәгә кайта дигән көнне, кухня өстәлендә: "Мин Бөгелмәгә киттем", - дигән язу калдырып, юлга кузгалдым. Күрешү-кавышулар бик дулкынландыргыч булды. Калган гомеремне Талия белән үткәрәм дигән ныклы карарга килгән идем, ләкин без бер ел да ике ай гына тордык. Чөнки, ничекләр генә яратышып яшәсәк тә, 45 ел бергә дөнья көткән, көн күргән гаилә барыбер үзенә тартты. Хәзер мин Уфада, үз гаиләмдә. Кызганыч, барлык хатыннар да минем яшьли сөйгәнем кебек түгел шул. Әгәр шулай булса, мин 70 яшемә җиткәч, 45 ел бергә яшәгән гаиләмне җимереп йөрмәс идем. Ни кызганыч, сөйгәнем белән яшьтән бергә була алмадым. Шуңа үкенәм.
Дүрт-биш яшьтә гармун шыңгырдата башлап, беренче класста укыганда зурларны биетерлек уйный идем. Хәзер бар юанычым - гармун һәм шигырьләрем. Яшьлегемне сагынып, сөйгәнемнән аерым узган гомеремне кызганып, уйланып, моңланып яшәп ятам. Менә шундый хыялый кеше инде мин, нишлим?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев