Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлбат авылыннан ике бертуган махсус хәрби операциядә катнаша

«Әти, Мөнир абый сугышта булганда, син нишләп бар­мадың? Өйдә утыру рәхәт идеме?» – дип сорарга мөм­киннәр. Менә шул вакытта мин нәрсә дип җавап бирермен. Аннары патриотизм хисе дә роль уйнагандыр, - ди язма герое Фәнүс Халиков.

Алар Юлбатта яшәүче Мәрзыя һәм  Илһам Халиковлар гаиләсеннән.  Иң элек – 2022 елның  сентябрендә кече уллары  Мөнир  мобилизацияләнә. Тагын  бер елдан иң олысы Фәнүс Россия  Саклану  министрлыгы белән  контракт  төзи. Ягъни үз теләге белән Ватан мәнфәгатьләрен  якларга  китә. 

Ике улы сугышта  булган  ата-анага ничек  авыр икәнен моны үз башларыннан кичергәннәр генә белә. Җиңел түгел. Сабырлык бирсен  үзләренә.  Ничек кенә булмасын, Ватан чакыруы һәм кү­ңел кушуы буенча хәрби операция зонасына ки­түчеләр күңелдә соклану һәм горурлык хисләре уя­та. Фәнүс бу көннәрдә кыска  вакытлы  ялга  кайтып, әти-әнисен һәм гаиләсен сөендерде. Бигрәк тә барысын да  аңлый, белә башлаган Бәхтияр шат. Ул инде 4нче сыйныфта укый. Сеңелләре һәм  энесе әле  кечерәк. Фәнүс СВОга  киткәндә иң  кечкенәсенә  6  ай гына  була. Хәзер  аңа  яшь ярым. Алар, әлбәттә,  ай  үсәсен  көн  үсәчәкләр. Конт­ракт  төзү  карарына   килгәндә Фәнүс, әнә шу­ларын да уйлаган. “Сугыш барыбер җиңү белән бе­тәчәк, Алла боерса. Улларым үскәч миннән:

"Әти, Мөнир абый сугышта булганда, син нишләп бар­мадың? Өйдә  утыру рәхәт идеме?" – дип сорарга мөм­киннәр. Менә шул вакытта мин нәрсә дип җавап бирермен. Аннары патриотизм хисе дә роль уйнагандыр. Илгә куркыныч янаганда, аны кем дә булса сакларга тиеш бит. Әгәр без  сак­ла­ма­сак, тагын  кем?  Акчага кызыгып  киткән дип уйлый күрмәсеннәр. Узган  ел әле  хәзерге  кадәр  түләү юк  иде.  Акчага  кызыксам, башка регион  военкоматы  аша  китәр  идем. Гомумән,  энекәш тә шунда чакта читтә кала  алмадым. Иртәрәк тә кит­кән булыр  идем. Төзи башлаган йортта эшнең бет­кәнен көттем”, – ди Фәнүс.   

Кыскасы, СВОга биш балага һәм тормыш ип­тә­ше­нә яхшы тормыш  шартлары тудырып  ки­тә Фәнүс. Ике  катлы  йорт, мунчасы да өй эчендә. Гаи­ләдән аерылуы бер генә дә җиңел түгел, билгеле. Хәрби  комиссариат бинасы  яныннан ма­шинада  узганда, контракт мәсьәләсе буенча керергәме-юкмы дигәндәй, берничә тапкыр тук­тап тора ул. Ахырда Ватан тойгысы  өстенлек  ала.

  “Яңа  өйгә  күчкәнгә бер генә атна иде. Аш уз­дырып  йөргән көннәр.  Шул  ыгы-зыгылы арада Фә­нүс әйтте: мин контракт төзедем инде,  әйтсәң дә, әйтмәсәң дә, китәм, диде. Аңышмый да  калдык.  Башта ышанмадым, авыр булды. Мал-туар да бар. Ләкин Фәнүс әйткән сүзендә нык тора торган кеше. Барма, дип үгетләүләр файдасыз”, – диде тор­мыш иптәше  Ләйлә.

  Фәнүс Халиков армиядә хәрби бурычын Төньяк флотта диңгез пехотасында үтәгән. “Умырзая” коо­перативында ит эшкәртүдә эшләгән. Хәзерге ва­кытта Херсон  юнәлешендә матди тәэмин итү ро­тасында хәрби повар булып хезмәт итә.

“Сугыш­чы­ларны ашатудан зарланырлык түгел, солдат  кух­нясын бар шартына туры  китереп әзерләргә ты­рышабыз.  Алгы  сызыкка таба эчкә үк керергә туры   килә. Автомат үзебез белән. Башта  куркытса да,  аннары ияләнәсең. Өйдәгеләр белән телеграм каналы  аша хәбәрләшеп торабыз. Энекәш Мөнир белән генә аралашкан юк, безнең аралар  плюс-минус мең километр тәшкил итә. Елдан артык  ялга да кайтмады. Төрле  вәзгыять килеп  чыга, күрәчәгең  ничек була  инде. Әмма кыен шарт­ларда гына бердәмлекнең, дуслыкның чын кө­чен аңлыйсың”, – диде сугышчан  хезмәте  өчен “За  верность десантному  братству” медале белән бү­ләкләнгән Фәнүс.

Бу урында Халиковларның туганнан туган энесе Инсаф Фәләховның да махсус операция зонасында  икәнлеген язмый мөмкин түгел. Димәк, хәзерге  вакытта  бу нәселдән өч  ир-егет Ватан мәнфәгатьләре  сагында.

”Сугышларның  тизрәк бетәренә өметләнәбез. Барысына  да исән-сау кай­тырга   язсын  иде”, – диде Ләйлә.

Ватаны, халкы өчен хәрби хәрәкәтләрдә батырларча көрәшүчеләр һәрвакыт игътибарда, дан-хөрмәттә булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев