Июль башында Республика ярдәм фонды физик затларга 300 мең сумга кадәр акча түли башлаячак
Физик затлардан гаризаларны 15 июнендә кабул ителә башлыйлар.
Быелның 1 июленнән Республика ярдәм фонды Татфондбанк һәм ИнтехБанк кредиторлары таләпләре реестрының беренче чиратында торган физик затларга 300 мең сумга якын акча түли башлаячак. Фондның рәисе Айрат Нуретдинов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
Физик затлардан гаризалар быелның 15 июнендә кабул ителә башлаячак.
«Без шундый карар кабул иттек, әлеге уңайдан Президент та, ТР Хөкүмәте дә ярдәм күрсәтергә теләк белдерде. Зыян күрүчеләрнең әлеге төркемендә Татфондбанк һәм ИнтехБанкның 10 мең 200 кертемчесе бар. Бу – реестрның беренче чиратында торган физик затларның 67 проценты дигән сүз», - дип искәртте Нуретдинов.
Әгәр 10 мең кертемченең барысы да фондка ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, әлеге төркемдә түләүләрнең күләме 573 миллион сум тәшкил итәчәк, диде ул.
Фото: Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев