Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ижауда җимерелгән йорттагы 198 фатирның 97се яшәргә яраклы

Әлеге тугыз катлы йорт моннан 27 ел элек төзелгән, анда 550 кеше теркәлгән.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Ижауда газ шартлау нәтиҗәсендә өлешчә җимерелгән йортны тикшерү нәтиҗәләре биредәге 198 фатирның 97се генә яшәргә яраклы икәнлеген күрсәтте. Бу хакта "РИА Новости" агентлыгына ашыгыч хезмәтләрдәге чыганактан билгеле булган.

Шунысын да искәртик: 9 ноябрьдә газ шартлау аркасында шәһәрнең Удмуртсткая урамында урнашкан 36 нчы йорт өлешчә җимерелеп төшә. Барлыгы җиде кеше һәлак булды. Әлеге тугыз катлы йорт моннан 27 ел элек төзелгән, анда 550 кеше теркәлгән. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев