Кадриянең тәрбия баскычлары
Бүген аны – “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисованы белмәгән татар кешесе аздыр, мөгаен. Чөнки ул терекөмеш кебек: Россиянең, хәтта чит илләрнең татарлар яшәгән әле бер төбәгендә, әле икенчесендә. Татарстан районнары турында әйтеп тә торасы юк. Бер көн эчендә бер генә түгел, ике районны иңләп-буйлап кайтырга мөмкин. Һәм ул булган җирдә дөнья һәрвакыт “кайнап” кала.
Хәтерлисездер: 1990 елларда Казан телевидениесенең әдәбият-сәнгать бүлеге хезмәткәрләре төрле мәдәният сарайларында “Уятмакчы булсаң халык күңелләрен” дигән очрашулар оештыра иде. Чынлап та, иң авыр һәм болганчык елларда халыкның милли аңын уятуда, иҗат белән янып яшәүче яшьләрне халыкка танытуда бик зур роль уйнады алар. Аккалфаклыларны да минем шулар белән чагыштырасым килә: алар да теге елларда уяна башлап, янә битарафланып, йокыга китеп баручы халыкны – милләтебезнең асыл затларын – уятты һәм уята бит. Ә хатын-кыз тотынсамы?..
Кадрия ханымны күп еллар, әле Актаныш районында хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгән вакытларыннан ук беләм... дип йөри идем. Ул чакта да аның тырышлыгына, үҗәтлегенә, сабырлыгына, кул эшләренә, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерү, аш-суга осталыгына, халык белән минут эчендә уртак тел таба белүенә, киң күңеллелегенә соклана идем.
“Килә белгәнсең бит – үзең табарсың”
Күпме аралашып та, Кадриянең бала чагы, үсмер еллары турында сөйләшкәнебез булмаган икән. Беркөнне, сүз иярә сүз чыгып, бала чакка кайтып килдек. Аңлашылганча, бәләкәйдән үк лидер һәм бик тә тәвәккәл булган.
...Актанышның кечерәк кенә Чынык авылында туып үсә ул. Авылда башлангыч мәктәп кенә булганлыктан, балалар бишенче-унынчы сыйныфларны Кормашка йөреп укый. Авыл аралары ерак булгач, көн дә кайтып йөрү юк, интернатта яшиләр. Ул җиденчедә укыганда әтиләре Рәесне авылда бригадир булып эшләгән җиреннән Киров авылындагы коры сөт заводына мастер итеп билгелиләр. Әти-әнисе шунда күченеп китә, 6 бала Фаягөл әбиләре янында кала. Беркөнне төп йортка кайткач, күршеләре Рәес абзыйдан: “Рәес, сагынмыйсызмы, бик кыен түгелме анда?” – дип сорый. “Юк, кыен түгел, – ди ата кеше, – май заводы кирпеч заводы түгел бит (шундый юморга бай кеше була ул), тик менә балалар сагындыра!”
Шул сүзләрне ишеткән Кадрия әти-әнисен бик тә кызгана һәм үзеннән ике яшькә кече энекәше Азатны алып алар янына күченергә карар кыла. Иртәгесен үк 7 чакрым араны үтеп, Кормаш мәктәбенә барып керә дә сыйныф җитәкчесенә: “Миңа энем Азат белән икебезнең документлар кирәк, без Кировка әти-әни янына китәбез”, – ди.
Икенче көнне 13 яшьлек кыз энесе Азат белән төенчекләр, китап-дәфтәрләрен кочаклап, май заводына сөт илтүче трактор чанасына утырып, Киров авылына барып төшә. Трактор заводка кереп китә, кыз энесен капка янында калдырып, әтисен эзли башлый. Бервакыт пар эченнән Рәес абзый килеп чыга да, нишләп йөрисең, дип сорый. Кадрия: “Бәй, үзең өченче көн, балаларсыз кыен, дип әйттең бит, менә килдек”, – ди һәм кайда яшәүләрен сорый. Әтисе: “Кызыкаем, монда кадәр килә белгәнсең, анысын да үзең табарсың”, – ди дә кире борылып пар эченә кереп югала. Кыз да аптырап калмый, колагына әтиләренең ике катлы йортта яшәүләре кереп калган була, шуны эзләп китә. Сораштырып, әнисен дә эзләп таба. Тик әнисе дә эштән китә алмый икән – ачкычны гына биреп җибәрә. Апалы-энеле туганнар фатирны ачып кереп, чәй куеп эчәләр, үзләренчә урнашалар.
Икенче көнне Кадрия иртүк торып, энесен уятып, китап-дәфтәрләрен әзерләп, әтисенең аларны мәктәпкә илтеп куйганын көтә башлый. Тик әтисе: “Монда кадәр килә белгәнсең, мәктәбен дә үзең табарсың һәм урнашырсыз”, – ди дә эшенә китә.
Кадрия класска кереп буш партага утыра, Кормаш мәктәбендәгечә, пычранмасын өчен, партасына газеталар җәя дә беренче дәресне тыңлый башлый. Аңа бик сәерсенеп карыйлар, дәрес бетүгә бар кызлар да дәррәү кубып класстан чыгып китә. Ул малайлар арасында берүзе кала. Шунда берсе – мәктәпнең бер хулиганы аның икегә аерып үреп, өскә күтәреп күбәләкләп бәйләп куйган чәченең бантигын тартып төшерә. Башка малайлар ыржаеп көлешәләр. Кадрия сикереп тора да теге малайга: “Бантигымны бәйләп куй”, – дип боера. Ә тегесе көлә генә. Кадрия дә бирешми: бәйлә һәм вәссәлам. Шулвакыт класска шушы мәктәптә укытучы булып эшләүче җизнәсе – әнисенең сеңлесенең ире Раил Ибраһимов килеп керә һәм сеңлесен күреп аптырап китә: аның шушы мәктәптә укый башлаганын ул да белми әле. “Ни булды?” – ди ул. “Менә бу малай бантигымны тартып, чәчемне сүтте, бәйләсен”, – ди Кадрия. Мондый үҗәтлектән аптырап калган теге шук малай аның бантигын бәйләргә мәҗбүр була.
“Авылга җибәрегез!”
Шушы җиңүдән соң классташлары аны үз итә башлый һәм ул бик тиз арада монда да лидерга әверелә. Укуда да, чаңгы, биеклеккә сикерү, йөгерү ярышларында да ул гел алдынгы.
Казан дәүләт педагогика институтында укый башлагач, оештыру сәләтен күреп, аны институтның “Горизонт” төзелеш отрядының җитәкчесе итеп сайлыйлар. Җәйге каникул вакытында үзе дә поездда проводница булып эшли, башкаларны да оештыра. “Горизонт”ның эшен әйбәт оештырганы өчен аны хәтта Һиндстанга юллама белән бүләклиләр. Тик киң күңеллелеге сәбәпле, анда барырга гына насыйп булмый. КХТИның отряд начальнигы аны юлламасын йөргән кызына бирергә күндерә. Имеш, алар анда баргач, өйләнешергә хыяллана икән.
Укуын тәмамлагач, актив һәм тырыш кызны аспирантурага керергә, институтта калырга үгетлиләр. Тик ул комиссия әгъзаларына өздереп: “Мин авыл укытучысы булырга укыдым, авылга җибәрегез”, – ди. Бернинди үгетләүгә дә бирешмәгәч, ярар, авылга икән авылга, әнә йә Себергә, йә Үзбәкстанга китәрсең, дип чыгарып җибәрәләр.
Соңрак йомшыйлар үзләре: яшь укытучы Кадрия Идрисова Актанышка кайтып төшә. Анда да каршылыксыз булмый. Шактый кырыс РОНО мөдире аңа Сәфәр мәктәбенә барырга боера. Тик кызның анда барасы килми, әле Казанда чакта ук танышкан һәм арада мәхәббәт бөреләнә башлаган җырчы егет – Азат Нургалиев Сәфәрнеке бит. Егете артыннан килгән дип уйларлар дип борчыла ул, һәм мөдирдән башка мәктәпкә җибәрүләрен сорый. Кызның үҗәтлегенә ачуы чыккан мөдир, ярар Сәфәргә теләмәсәң, Дербышкига (ул бөтенләй кире яктагы ярымурыс авылы) барырсың, ди дә сүзен тәмамлый. Кадрия Актанышка әтисе белән килгән була, чыгып аңа мөдир белән ике арада булган сөйләшүне җиткерә. Әтисенең талканы коры: “Юк инде, кызыкаем, сине әллә кайдагы Дербышкига ташып йөрисем юк”.
Хатын-кыз дөньясы
Эшкә 15 августта чыгасы, тик ул мәктәпкә бересендә үк килә. Алдан ук карап, танышып чыга, янәсе. Директор урынбасары аны гына көтеп торган диярсең, шунда ук аңа тиздән районда булачак август киңәшмәсенә мәктәп тормышы турында стенд ясарга куша. Нишләсен кызый, мәктәп тормышы турында берни дә белмәсә дә, ясый стендны, соңыннан мактыйлар да әле.
Аны 38 бала укыган дүртенче сыйныфка класс җитәкчесе итеп билгелиләр. Бер ел буе шау-гөр килеп яши дүртенчеләр, нәтиҗәсе – Волгоградка юллама. Тик анда барырга да насыйп булмый. Япь-яшь укытучы кызга 38 баланы ышанып кем ерак юлга чыгарсын?
Икенче уку елында Кадрия Рәес кызы инде класстан тыш эшләрне оештыручы вазифасында. Ул арада Азат белән өйләнешеп тә куялар, һәм, озак та үтми, ирен Актанышның РТС бистәсендәге мәдәният йортына директор итеп билгелиләр. Тулай торактагы кеп-кечкенә бүлмәгә күченеп бетүләренә, беренче бала Алмаз туа. Аңа дүрт ай тулуга нәниләр белән бер көн дә эшләп карамаган Кадрияне, аяк терәп карышуына карамастан, шул ук РТСның балалар бакчасына мөдир итеп билгелиләр. Кызлары Алсу (бар яктан камил, чибәр, акыллы студент кызлары юл фаҗигасендә һәлак булды, урыны җәннәт түрендә булсын!) белән декрет ялында озаграк – 6 ай утырырга рөхсәт итәләр аңа. Аннары тагын эшкә! Уллары 7 нче сыйныфка җиткәч кенә район хакимиятенә күчә. Ул вакытта районда эшләнгән эшләр, башка районнар үрнәк итеп алган башлангычлар турында язып тормыйм, алар – бүген аның җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасы яулаган үрләрнең дәвамы.
2008 елда тәвәккәлләп, биредә яшәүче уллары Алмазга, оныкларга якын булырга теләп, Казанга күченәләр. Дәүләт Советына эшкә кодаласалар да, ул үзенә якын булган Мәдәният министрлыгын сайлый, анда эшләгәндә үк соңгы ике елында “Ак калфак” ошмасын да җитәкли. Аннары Бөтендөнья татар конгрессына эшкә килә һәм башы-аягы белән хатын-кызлар дөньясына чума.
Филология фәннәре кандидаты, Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган социаль яклау хезмәткәре Кадрия Идрисова, гомере буе туплаган тәҗрибәсен кулланып, “Ак калфак” оешмасында татарлар яшәгән төбәкләрдәге бар хатын-кызны кузгатып кына калмады, улы Алмаз белән бергә Актаныш районы тарихына багышланган ике серияле фильм, ана карынында яралган баладан алып 40 көнгәчә, 40 көннән алып 3 яшькәчә булган балалар өчен “Тәрбия баскычлары” дигән DVD-диск та чыгарып таратты. Инде өченчесе әзерләнә. Гомумән, идеяләр кайнап тора аның башында, аларның ничек тормышка ашырылуын “Ак калфак” оешмасының алдагы гамәлләрендә күрербез, иншалла.
Фото: http://vatantat.ru
http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев