Камал театры башка бинага күченергә мөмкин
Камал театры үз спектакльләрен Ленин исемендәге мәдәният сараенда уйнарга мөмкин. Бу хакта театрның труппа җыенында театр директоры Илфир Якупов әйтте, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.
Камал театры бинасы күптән ремонт көтә. Директор сүзләренчә, хәзерге вакытта ремонтның финанс мәсьәләләре хәл ителә, исәпләүләр бара. “Театр бинасында ремонт башланса да, эшне туктатмыйбыз. Спектакльләр һәм репетицияләр вакытлыча Казанның берәр мәдәният йортында булырга мөмкин. Ленин исемендәге мәдәният йортын да сайлавыбыз мөмкин. Анда ремонт булды, сәхнәсе дә зур, урыны да бик уңайлы, метро станциясе янында. Анда халык йөрер дип уйлыйм”, – дигән Илфир Якупов.
19 августта театр труппасы җәйге ялдан соң эшкә чыкты. Традицион август спектакльләре 31 августка кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Рамиль Гали/архив tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев