Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камал театры «Яшьләр тусовкасы көне» үткәрә

Камал театрның Кече залында бер көнне өч спектакльнең премьерасы булачак.

Камал театры быел 22 октябрь көнне «Яшьләр тусовкасы көне» үткәрәчәк. Бу хакта коллективның җәйге ялдан соң труппа җыенында баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

Камал театрның Кече залында бер көнне өч спектакльнең премьерасы булачак.

«Без бер көнне Кече сәхнәдә берәр сәгатьлек өч спектакль уйнарга исәплибез. Алар 18.00 сәгатьтә башланып, төнге 12гә кадәр дәвам итәчәк. Бер спектакль уйнала да, бер сәгать тәнәфес була. Тәнәфес вакытында безнең яшьләребез – Тәбрис Яруллин, Луиза Янсуар һәм башкалар фойеда төрле чаралар оештырачаклар. Без «Яшьләр тусовкасы ясыйбыз. Бу «Яңа дулкын» булачак. Без яшьләрне тартырга тиешбез», диде Фәрит Бикчәнтәев.

Кече сәхнәдә уйналачак өч спектакль пьесасы «Яңа татар пьесасы» конкурсында сайлап алынган. Болар - Гүзәл Сәгыйтованың «Томан», Энҗе Гыйззәтованың «Ишекләр» һәм Сөмбел Гаффарованың «Парковка» пьесалары.

Трилогия спектакльләрен Фәрит Бикчәнтәев үзе һәм аның укучылары Рамил Гәрәев һәм Олег Кинҗәгулов әзерли. «Аларның берсе - «Парковка» инде әзер, «Ишекләр»нең эскизы бар, «Томан»га бүген тотынабыз», диде Фәрит Бикчәнтәев.

  • «Парковка» спектакле беренче мәптәбә «Nauruz school» театр студияләре фестивалендә күрсәтелде, хәзер ул «Театраль Идел буе» театр фестиваленә катнаша. Спектакльнең язмасын фестиваль сайтыннан карарга мөмкин.

Фото: Рамиль Гали/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев