Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Камиллекнең чиге юк”, яки Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин ГТО тапшырганда ничек киенгән? [фото]

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан имамнары белән ГТО нормативларын үтәгән. Бу хакта хәзрәт үзенең инстаграмында яза. Бу – шәһәр хәзрәтләренең беренче сессиясе. Көзгә дәвам итеп, икенче сессия сынауларын үтәргә ниятлиләр.

“Камиллекнең чиге юк” дигәндәй, ГТОның алтын күкрәк билгесен яуларга омтылыйк! Арабызда яшь, көчле имамнар байтак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте – спортны сөю, сәламәт яшәү рәвешен алып бару”, дип яза Татарстан мөфтие.

Интернетчыларны исә күбрәк Камил Сәмигуллинның киеме кызыксындырган. Фотолар һәм комментарийлардан күренгәнчә, кулланучылар хәзрәт кигән заманча кызыл күзлек, спорт чалбары һәм кроссовкалар аңа бик килешүен белдерә. “Стиле шәп!” дип яза алар.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев